7 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстанда кискен суытачак һәм юеш кар явачак
Төнлә температура -2 градус, көндез -2..-3 градус салкын була.
-
“Компьютер һәм мин” дәресләре
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, социаль эш буенча белгеч Гильманова Зөлфия Мансур кызы, социаль хезмәт алучылар өчен “Компьютер һәм мин” исеме астында дәресләр үткәрә. Бу дәресләр нәтиҗәсендә, өлкәннәрнең һәм сәламәтлеге чикле булган кешеләрнең, төрле иҗтимагый һәм экономик сфераларда, интернет чилтәрендә осталыклары, социаль-мәдәни активлыклары арта.
-
«Казан Арена» стадионының исемен «Ак Барс Банк Арена» дип үзгәрттеләр
Озак вакытка исәпләнгән стратегик хезмәттәшлек турындагы килешүне банкның идарә рәисе һәм стадионның генераль директоры имзалады.
-
Бердәмлек көне уңаеннан концерт
5 ноябрь көнне Явлаштау мәдәният йортында сезон ачылу һәм Бердәмлек көне уңаеннан "Үткәннәр сагындыра" дип аталган концерт күрсәтелде. Концертта күңелле җырлар,шигырьләр, җырлар башкарылды."Канәфер" фольклор ансамбленә йөрүчеләр халыкка күңелле кич бүләк итте. Аларның һәр чыгышын халык алкышларга күмде. Концертта һәр кеше бала чагын, яшьлеген искә алды.
-
Камал театры артистлары Марсель Сәлимҗанов рухына дога кылды
"Киткәненә 17 ел булса да, һаман да исән кебек", - диде Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлев.
-
Өйдә сыр ясауның берничә ысулы
Сыр ясау өчен авыл сөте булса яхшырак. Ләкин майлы кибет сөтләреннән дә өйдә ясалган сыр пешерегә була. Сыр ясауның ике иң популяр рецептын тәкъдим итәбез.
-
Татарстан трассасындагы коточкыч авариядә бер кеше үлгән, берсе зыян күргән
Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте кичә кич Югары Ослан районында - Казан - Ульяновск трассасында булган.
-
ТАТАРСТАННЫҢ ИКЕ АВЫЛЫНДА ЗАМАНЧА КИТАПХАНӘЛӘР АЧЫЛА
8 ноябрь көнне Татарстандиа “Мәдәният” милли проекты кысаларында ике модель китапханә ачылачак. Нинди катапханә соң ул? Ул кайларда ачылачак? Һәм аларны булдыру өчен күпме акча тотылган?
-
“Балалар бакчасында предметлы үсеш бируче тирәлектә эшчәнлек” темасына семинар үткәрелде
Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасында район балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен “Балалар бакчасында предметлы үсеш бируче тирәлектә эшчәнлек” темасына зона семинары булып үтте. Бакчабызның тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчесе балалар белән берлектә кызыклы шөгыльләр, әкият-тамаша курсәттеләр. Тәрбияче Вафина Эльвира Мансуровна балалар белән кошлар дөньясына сәяхәт иттеләр. Күчмә һәм бездә яшәүче кошлар тормышын уеннар кулланып өйрәнделәр.
-
ТАНЫШ ТҮГЕЛ НОМЕР ШАЛТЫРАТКАНДА "ДА" ДИМӘГЕЗ!
Сүзне башлар алдыннан сорыйк әле: Сез трубканы алганда нәрсә дип әйтәсез? Нинди сәер сорау бу дисезме? Бер дә сәер түгел. Ни өчен икәнен хәзер аңлатабыз. Телефон аша аралашканда әңгәмәдәшебез белән сөйләшүне башлый торган гап-гади сүзләр әллә нинди бәлалар китереп чыгара ала икән бит!
-
“Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы
7 ноябрь көнне район китапханәсенең уку залында «Өлкәннәр» клубының чираттагы утырышы узды.Татарстан Конституциясе көне уңаеннан тематик полка төзелде. Ветераннар Советы рәисе Сабиров Расих Хәсән улы презентация ярдәмендә, районыбыз тарихын аңлату йөзеннән, “Саба районы җитәкчеләре” дигән темага чыгыш ясады.
-
“Дин һәм сәламәтлек”
Мәгърифәтче – галим Р.Фәхреддин: «Бала чакта алынган тэрбияне соныннан ботен донья халкы да үзгәртә алмас,» - дип яза. Балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү, һәръяклап үстерү- безнең төп бурычыбыз булып тора. Шул максаттан, 6 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре авылыбыз мулласы белән берлектә балалар өчен “Дин һәм сәламәтлек” дип исемләнгән очрашу үткәрде. Очрашу барышында дин буенча кызыксындырган сораулар бирелде. Очрашу темасы буенча китап күргәзмәсе дә куелды.
-
21 гасырның иң популяр татар җырлары рейтингына нинди җырлар кергән?
"Бизнес онлайн" интренет порталы 21 гасырның иң популяр татар җырлары рейтингын төзегән. 30 иң популяр җырлар арасында беренче өч урын Василә Фаттахованың "Туган як", Габделфәт Сафинның "Бөек татар", Элвин Грей белән Гүзәл Уразованың "Красивая- хороший" җырларына тәтегән.
-
ВУЗГА КЕРҮ ӨЧЕН МИНИМАЛЬ БАЛЛАР АРТКАН!
Быелгы чыгарылыш укучыларына башларын тагын да бәрә-бәрә укырга туры киләчәк. Чөнки күп кенә вузларга керү өчен минималь баллар арткан. Димәк, койрык – бозда, баш бары тик уку турында уйларга тиеш.
-
Татарстанның халык артисты спектакльдән соң вафат булган
Кичә, 6 ноябрьдә, спектакльдән соң 65нче яшендә Казан яшь тамашачы театрының әйдәп баручы актеры, РФ атказанган артисты, ТРның халык артисты Александр Купцов вафат булды. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә театр төркемендә хәбәр ителә.