7 декабрь 2015 яңалыклары
-
Юл һәлакәтендә ике яшьтәш үлгән
Кичә, 6 декабрьдә, 11:12 сәгатьтә М-7 Волга "Мәскәү-Уфа" трассасының 1097 нче чакрымында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.
-
Төркиядән Россиянең соңгы туристлары кайтып җиткән
Төркиядә калган 300дән күп булмаган Россия туристлары үз иленә кайтып җиткән.
-
“Мәхәббәт – ул йөрәк эше...”
2016 елның 24 февралендә Мәскәүдә "Мәхәббәт - ул йөрәк эше" дип исемләнгән фильмны тәкъдим итәчәкләр.
-
Каләмдәшебез Гөлсинә Галимуллина - Симеттә
3 декабрь көнне Саба районы Югары Симет мәдәният йортында әдәби очрашу булды.
-
Татарстан китап нәшрияты аралашу тренингына 6-7 яшьлек балаларны чакыра.
Татарстан китап нәшрияты 12 декабрь көнне сәгать 12 дә "Сәлам!" дип аталган аралашу тренингына 6-7 яшьлек балаларны чакыра.
-
Тиздән БДИны кытай теленнән дә тапшыра башлаячаклар
Ел саен диярлек бердәм дәүләт имтиханын уздыруга ниндидер үзгәрешләр кертелә. 2015-2016 уку елында да йомгак сынавын үткәрүдә бер төркем яңалыклар булачак. Гадәттәгечә, аларның барысы да имтиханны тагын да гаделрәк, камилрәк итүне күздә тота. - Сайлау буенча бер төркем предметларда тест өлеше бетерелә. Шулай итеп, быелдан география, тарих, информатика һәм җәмгыять...
-
Мамадышта машина боз астына киткән
Фаҗига кичә, 6 декабрьдә, кичкә таба булган. Мамадыш районы Сотово авылы янында "УАЗ-Хантер" машинасы боз астына төшкән. Әлеге машинада ике кеше булган, диелә. Аның берсе исән калган - ир-ат бозлы судан үзе йөзеп чыккан, аны ярда коткаруылар каршы алган, дип яза җирле матбугат чарасы. Беренчел фаразлар буенча, ир-атлар яр буенда...
-
Самолет бортында бала үлгән
Махачкаладан Мәскәүгә очучы самолет бортында 12 яшьлек малайның гомере өзелгән. Малайның әти-әнисе белән клиникага тикшеренү үтәргә барышы булган, дип яза Lifenews. Ул каты авырудан интеккән, диелә. Самолетта очканда бала әтисенең алдында йокыга китә. Самолет инде төшеп утыргач, әтисе улын уята башлый һәм шул вакытта улының исән булмавын аңлап ала. http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51781-samolet-bortyinda-bala-%D2%AFlg%D3%99n.html
-
"Ак калфак" милли йолаларны яңарта
29 ноябрьдә район үзәк китапханәсенә ак калфаклы гүзәл ханымнар җыелды. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Саба бүлекчәсенең чираттагы утырышында милләтебез өчен янып яшәүче, үзеннән нинди дә булса өлеш кертергә тырышучы хатын-кызлар катнашты. Ул милли гореф-гадәтләрне саклауның халык һөнәрчелеген, кул эшләре, бәйрәмнәр һәм...
-
Газ белән сак булыгыз
Җылылык сезоны башланганга әле күп вакыт үтмәсә дә, көнкүрештә газ кулланудан килеп чыккан күңелсез хәлләр:газ шартлаулар, сөрем газы белән агулану очраклары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша шактый ишетергә туры килде. Әйе, авария чыгуның сәбәпләре төрле булса да, шунысы анык: газ белән бик сак эш итәргә кирәк. Көнкүрештә газ белән файдаланганда...
-
Бала язмышы барыннан да өстен
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән алынган 5 административ материал каралды. Симет авыл җирлегеннән гаиләдә бала тәрбияләүдән читләшеп, эчкечелек белән шөгыльләнгән ир-атның эше тикшерелде. Ата кешегә шелтә белдерелеп, ныклы контрольгә алыначагы искәртелде. Курсабаш авыл җирлегеннән балигъ булмаган бала тәрбияләүче ханым...
-
Иннополис чакыра
Тиздән Иннополис университеты каршында сәләтле балалар өчен мәгълүмати технологияләр лицее эшли башлаячак. Мәгариф өлкәсендә мөһим вакыйга интеллектуль яктан сәләтле, математика, информатика, физикада көчле һәм үзенең киләчәген мәгълүмати технологияләр белән бәйләргә теләгән егет-кызларга зур мөмкинлекләр бирә. Интернат тибындагы уникаль мәктәптә уку, университет кампусында яшәү һәм туклану бушлай булачак. Хәзерге вакытта лицейга...
-
Исәпсез йортта байлык тормас
Киләсе елның 1 июленнән 15 августына кадәр илебездә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы үткәрелә. Шушы уңайдан без Федераль дәүләт статистика хезмәтенең республика территориаль органы Саба районы бүлеге баш белгече-эксперты Руслан Сафин белән әңгәмә кордык. - Руслан Илдарович, 2016 елгы сан алу кайсы яклары белән үзенчәлекле? - Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан...
-
Мөмкинлекләре чикләнгәннәр күз уңында
Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормышына уңайлыклар кертү буенча соңгы елларда күп эшләр башкарыла. 2011 елда Татарстанның "Уңайлы мохит" программасын гамәлгә ашыру инвалидларга карашны үзгәртүдә зур этәргеч булды. Программа кысаларында 2011-2015 елларда республикабызда 709 объект җиһазландырылган - шулар исәбендә сәламәтлек саклау, белем бирү, мәдәният, социаль яклау учреждениеләре. Бу максатларга бюджеттан 2,5 миллиард...
-
Инвалидка - эш, оешмага - файда
Соңгы вакытта физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә җәмгыятьтә караш нык үзгәрде. Районда инвалидлар ункөнлегенең социаль яклау, иминият, медицина учреждениеләре, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, активистлар катнашында "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү белән башланып китүе дә шул хакта сөйли. Халыкның әлеге категориясе турында кайгыртуда киләсе елда да үзгәрешләр булачак. Сөйләшүне алып барган социаль яклау бүлеге начальнигы...