8 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Тимершыкта Яңа елда район күләмендә тәүге никахлашу тантанасы узды (фоторепортаж)
Биредә Кече Шыңар кызы Алисә Зарипова һәм Тимершык егете Рәзил Гарифуллинны яшьлек туйлары белән район, авыл җирлеге җитәкчеләре, әти-әниләре, туганнары, дуслары котлады.
-
Бөтендөнья банкы Россия икътисады күтәрелеше вакытын фаразлады
2017 һәм 2018 елларда Россия икътисадындагы вазгыять яхшы якка таба үзгәрәчәк: рецессия күтәрелеш белән алмашыначак. Бөтендөнья банкының (ББ) "Глобаль икътисади перспективалар" докладында шундый фаразлар бар, дип яза "Lenta.ru". "2017 елда рецессия эчке тулаем продуктның 1,3 процентка артуы белән алмашынырга тиеш", - дип "Синьхуа" мәгълүмат агентлыгы экспертлар фикерен китерә. 2018 елда...
-
Татарстанда коточкыч авария: 17 яшьлек кыз каршы як полосага чыгып икенче машина белән бәрелә [+фотолар]
Машина йөртү таныклыгы булмаган 17 яшьлек кыз каршы як полосага чыгып икенче машина белән бәрелә. Юл-транспорт һәлакәте Лениногорск районындагы "Ялтау" дуңгызчылык комплексы тирәсендә булган. Авариянең сәбәпчесе булган кыз һәм аның пассажиры - аңа руль артына утырырга рөхсәт иткән машина хуҗасы - шунда ук һәлак булган. Икенче автомобильдәге кешеләр исән. Фотолар:...
-
2015 ел безгә ниләр китерде
БЕР ҖӨМЛӘ БЕЛӘН Быел 76 балалар бакчасы, 79 ФАП, 162 универсаль спорт мәйданчыгы, 42 мәдәният сарае, 32 участковый йорты төзелде. Мартта «Адмирал» базарындагы коточкыч янгында 17 кеше һәлак булды, шуларның берсе - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре. Августта Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә Казанның, Бельгиянең Шарлеруа һәм Франциянең Париж шәһәрен узып, 2019...
-
1 кешене туңдырып үтергән Оренбург трассасындагы мәхшәрнең ВИДЕОсы
2 гыйнвар көнне Оренбург трассасында килеп чыккан күңелсез хәлнең видеосын карагыз. Дөресрәге, коткаручылар килеп, чистарта башлаган вакытын. Исегезгә төшерәбез, 2 гыйнвар көнне кич Оренбург трассасында 80нән артык кеше кар-буран тозагында калды. Эдуард Зиннуров исемле егет шунда туңып үлде: http://saby-rt.ru/tt/hbrl/item/8880 Матбугат.ру
-
Бүген Сабада карлы буран көтелә
Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, бүген республикабызда аязучан болытлы һава сакланачак. Көндез Татарстан районнарының күпчелегендә кар, урыны белән буран да көтелә.
-
«Болгар» радиосының музыкаль мөхәррире Илфар Кәримов 451 градуслы китап укый
- Хәзерге вакытта чит ил язучысы Рей Брэдбериның «451 градус по Фаренгейту» дигән фәнни-фантастик романын укыйм. Баштарак ул миңа авыр бирелде, күңелсезрәк тоелды, биш битен укыгач та куеп тора идем. Акрынлап китап үзенә алып кереп китте. Романда сүз китап яндыручы турында бара, аның исеме дә кәгазь битенең яну температурасы 451...
-
Кулларыгыз нәфис һәм йомшак булсын өчен киңәшләр
Кулларыгыз нәфис һәм йомшак булсын өчен, балдан ясалган мазь кулланыгыз. Иң элек кулларыгызны бер литр җылы суга ике аш кашыгы тоз салынган суда тотып торыгыз. Ун минут тоткач, корытмыйча гына, мазь сылагыз. Аны әзерләү өчен бер күкәй сарысы, бер аш кашыгы бал һәм бер аш кашыгы үсемлек мае кирәк. Мазьны...
-
Яңа елдан нәрсәләр яңача булачак
Яңа ел белән бергә, гадәттә, яңа законнар-кагыйдәләр гамәлгә керә. Менә аларның кайберләре. 2016 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 475 мең сум булачак. 1 гыйнвардан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процентлы ташлама ясалачак. Ташлама нибары өч атна вакыт эчендә генә гамәлдә була. «Штраф хатлары»...