8 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Салым инспекциясендә – “Ачык ишекләр” көне
Россия федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе 9 һәм 10 ноябрь көннәрендә салым түләүче физик затлар өчен “Ачык ишекләр” көне үткәрә. “Ачык ишекләр” көнендә гражданнарга физик затларга милек салымы исәпләү һәм түләтү тәртибе, кайсы муниципаль районда нинди салым ташламалары барлыгы, онлайн-сервислар, физик затлар өчен “Шәхси кабинетлар” ачу һәм анда теркәлү тәртибе турында консультацияләр биреләчәк, әңгәмәләр үткәреләчәк. Гражданнар 9 ноябрьдә – 09.00-18.00, 10 ноябрьдә 10.00-15.00 сәгатьләрдә кабул ителә
-
Россиядә дачаны торак йорт дип тану процедурасын гадиләштерәчәкләр
Яңа тәртип Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан куелган бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
-
Кәҗә асраучыларга тиешле субсидия якын арада таратылачак – авыл хуҗалыгы министрлыгы
“Шәхси хуҗалыкларга акча шушы арада китәчәк”, - диде министр урынбасары Ришат Хәбипов.
-
Татарстан 2019 елда цифрлы телевидениегә күчәчәк
Телевизорлары цифрлы сигналны кабул итә алмый торган телетамашачыларга махсус приставка-ресивер сатып алырга киңәш ителә.
-
“Язмыш көтмәгәндә тез астына сукты. Иремнең гөнаһлары өчен түлибез”
Язмыш көтмәгәндә тез астына сукты. Матур гына тормыш көткәндә, газиз иремне югалттым. Ике кызыбыз үсеп буйга җиткән чак. Олысы Айсылуның чыгарылыш кичәсен уздырырга йөрибез. Кызыма матур күлмәк тә алырга өлгердек. Кичтән чәчләрен ясатырга сөйләшеп куйдык. Тик иртәбез күңелсез хәбәрдән башланды.
-
Репетиторларга да салым кертелсә...
"Болай барса, элекеге вакытлар кабатланып, белем алу кебек зәвыкны бай балалары гына үзләренә рөхсәт итә алачак", - ди автор.
-
«Хөкүмәттән көтеп утыра торган заман узды»
Яшьләр авылда калмый, дибез. Яшәргә һәм эшләргә шартлар тудырылса нишләп калмасын?! Хәтта шәһәрне дә ташлап кайтырга риза алар. Агач нинди генә биек үссә дә, тамыры җирдә булган кебек, күбебезнең кечкенә ватаны район-авылларда бит.
-
Абунә өчен телевизор
Кадерле газета-журналларга язылучылар!
-
Депутатлар Татарстанда хастаханә һәм мәктәпләр янында түләүле парковкаларны тыярга ниятли
Хакимият органнары гражданнарга түләүле парковкалар оештыру турында алдан ук хәбәр итәргә тиеш.
-
Казанда «Мазда» йөртүче яшь кыз артка чигенеп яшүсмерне бәрдергән
17 яшьлек кыз юл аша "зебра"дан чыгып бара торган булган.
-
Төнлә Казан урамындагы юл читендә торган берничә иномарканы җимергәннәр
Интернетта таралган видеода урамнан барган бер төркем ир-атның автомобильләрнең тәрәзәләрен тибеп ватуы күренә.
-
Гүзәл Уразова: «Беренче фортепианоны әти-әнием машинага дип җыелган акчага алган. Моны соңыннан гына белдем»
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов быел 15нче юбилей сезонын уздыра. «#15ел» программасы белән алар Россиянең төрле шәһәр-районнарын гизде. 1-5 ноябрьдә концертларын Казанда куйдылар. Башкаладагы тамашаларда Гүзәлнең әнисе дә бар иде.
-
Җырчы Нурисламны Казан мәчетләренең берсендә 600 сум таләп итүләре ачуын китерә
Аллаһның барлыгына, берлегенә ышанам, ләкин намаз укымыйм. Ураза да тотып караган юк, ди Нурислам.
-
LADA Vesta автомобиле Россиядә иң күп сатылган машина дип табылган
Икенче урында - LADA Granta (10268 машина), өченчедә - KIA Rio (7899).
-
Лаеш районы мәчетенә Путин 300 мең сум бирә
Лаеш районы Татар Сараланы авылы мәчете 300 мең сумлык президент грантын отты. Россиякүләм грантлар конкурсына мәчет «Үткәннең баскычлары» проектын тәкъдим итте. Анда Татар Сараланы авылында яшәүчеләр язмышы аша район үсеше турында сөйләнә.