9 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Лениногорск районында биш бала берьюлы һәлак булган
Лениногорск районының Иске Кувак авылында шәхси йортта янгын чыга. Нәтиҗәдә, биш бала һәм аларның әниләре һәлак була. Бары тик әти кешенең генә исән калуы билгеле. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, бу фаҗига 8 гыйнвардан 9 ыйнварга каршы төндә теркәлә. Барлыгы 8 кеше яшәгән йортта янгын чыга. Гаиләдәге...
-
Роспотребнадзор Зика бизгәге турында кисәтә
Әлеге вирус авыруы Бразилиядә барлыкка килеп, аның аркасында ярты миллион кеше авырый башлаган. Зика бизгәге черки тешләгәннән соң барлыкка килә. Инфекция эләккән кешенең тәнен, битен кызыл тимгелләр баса, башы каты итеп авырта башлый, тиз арый. Әлеге вирус йөкле хатын-кызлар өчен аеруча куркыныч тудыра. Көньяк Америкага баручыларга Роспотребнадзор хезмәткәрләре чалбар, озын...
-
Татарстан Президентының туган авылында мәчет ачылуына әзерләнәләр [+фото]
Бүген Татарстанның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында төзелеп килүче мәчет манарасына җомга намазы алдыннан ярымай урнаштыру тантанасы узды. Чараны ачканда, Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ярымайны урнаштыруга фатихасын биреп, төзелүче мәчет мөселманнар һәм бөтен җәмгыять өчен игелек билгесе булуын теләп, дога кылды. Аерым рәхмәт сүзләре белән...
-
2016 елда аномаль эссе җәй көтелә
Россиянең гидрометеорология үзәге галимнәре киләсе елның җәен аномаль эссе булачак дип фаразлый. Синоптиклар экватордан төньякка таба җылы һава массаларына "юлыканнар". Әлеге күренешне галимнәр Россия климатына хас булмаган дип саный. Мәсәлән, Якутиядә еллык температураның 10 градуска күтәрелүе инде хәзер үк күзәтелә. Температура рекорды 21 декабрьдә Мәскәүдә, 22 декабрьдә Казанда булган (+10!)....
-
«Хезмәт ветераны» исеме кемнәргә бирелә
«Хезмәт ветераны» исемен алыр өчен кая мөрәҗәгать итәргә? Ул кемнәргә бирелә? Хезмәт ветераннарына нинди ташламалар каралган? Айдар Хәлиуллин, Казан. Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева: - Закон нигезендә, Россия Федерациясеннән ведомстволы яки дәүләт бүләге алган кешеләрнең әлеге исемгә хокуклары бар. «Хезмәт ветераны» исеменә...
-
Зәйнәп Фәрхетдинованың бик күптәнге ВИДЕОсы табылды
Интернетта Зәйнәп Фәрхетдинова белән Асаф Вәлиев бергәләп төшкән "Биик әйдә" җырының күптәнге видеосы пәйда булды. Туйлар.ру
-
Килдебәк авылында яшәүче Габделкаюм Хуҗиәхмәтовка-– 90 яшь [+фоторепортаж]
-
Юлбат авылыннан Әлфинур Хаҗиевага– 90 яшь [+фоторепортаж]
-
Сатыш авылында яшәүче Исмегөл Гарифулла кызы Шәймардановага- 90 яшь [фоторепортаж]
-
Тимершык авыл мәдәният йортында яңа ел бәйрәме [фоторепортаж]
фотолар: http://saby.tatarstan.ru
-
Сабада 2016 елның тәүге сабые Аязны тәбрикләделәр [+фоторепортаж]
Саба үзәк хастаханәсенең бала тудыру йортыннан 2016 елда туган тәүге сабыйны чыгардылар. Ул - Байлар Сабасында яшәүче Гөлия һәм Алмаз Яруллиннарның уллары - Аяз.