9 апрель 2021 яңалыклары
-
"Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы-тарихта без эзлебез"-нәсел шәҗәрәсе бәйрәмендә сабалылар да катнашты
Бүген Теләчедә Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм "ТР Дәүләт архивы" ДБУ оештырган еллык шәҗәрә фестивале үтте. "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы-тарихта без эзлебез"-нәсел шәҗәрәсе бәйрәмендә районыбыз данын Кызыл Мишә авылыннан Гаттаровлар гаиләсе яклады.
-
Мәгариф министры укучыларга туган телдән дә дәүләт имтиханы бирдерергә тәкъдим итә
Илсур Һадиуллин дәүләт имтиханнарында ана телен дә сайлау мөмкинлеген булдыруны сорап, Россия мәгариф министрына хат юллаган.
-
Саннар куандырмый
2020 елдан башланган киеренке эпидемиология вәзгыяте нәтиҗәсеме, районның демографик хәле бер дә куандырмый. Күңелсез статистика моны ачык раслый. Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның беренче кварталында районда 39 сабый – 18 малай, 21 кыз туган. Үлүчеләр, киресенчә, арткан, ягъни 106 кеше вафат булган. Таркалган гаиләләр саны шулай ук күбәйгән – 16га җиткән. Гаилә коручылар – 34 пар. Апрельдә 5 пар язылышырга гариза биргән.
-
Камил хәзрәт Сәмигуллин Равил хәзрәт Гайнетдин тараткан хатка үз аңлатмасын бирде
Равил хәзрәт Гайнетдин Россиядәге барлык мөселманнар исеменнән сөйләү хокукын «хосусыйлаштырырга» тырыша, дип белдерде Татарстан мөфтие.
-
Татар дальнобойщигы Назим Галимов: инстаграмны акча өчен түгел, күңел өчен алып барам
Соңгы вакытта сөйләмебездә тагын бер яңа сүз барлыкка килде - блогер. Яшьләр телендә ул күптән кулланышта, ә менә өлкәннәр өчен “моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән” чит ил сүзе генә булып яңгырарга мөмкин.
-
Казанда «ГАЗель» зур тизлектә автобуска бәрелгән
Юл-транспорт һәлакәте сәбәпле, Горький шоссесында зур бөке хасил булган.
-
Акция тәмам, эш дәвам итә
Районда 17 марттан 30 мартка кадәр дәвам иткән “Язгы каникуллар” оператив-профилактик чарасы төгәлләнде. Шушы вакыт аралыгында “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе һәм ЮХИДИ инспекторлары белем бирү һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләрендә булдылар. Чаралар аграр көллиятнең III курс студентлары белән һәм Түбән Шытсу, Сабаның “Әллүки”, “Шоколад” балалар бакчаларында, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе-интернатында әңгәмә, Олы Арташ, Олы Шыңар мәктәпләрендә ата-аналар белән очрашу формасында үтте.
-
ГТО тапшырдыгызмы?
Саба муниципаль районы буенча ГТО тапшыру үзәге олысын-кечесен „Хезмәткә hәм оборонага әзер” нормативларын тапшырырга чакыра. Кеше 6 яшеннән алып үзенең физик әзерлеген күрсәтергә мөмкин. 2020 елнын 4 кварталында Сабада 1270 кеше ГТО билгесе алды. Анын 126ы – алтын, 690ы – көмеш, 454е – бронза. Ахыргы рейтинг буенча, Саба районы республикада муниципаль берәмлекләр арасында 1нче урында тора.
-
Акылга утырмаган
Район прокуратурасы шушы көннәрдә Югары Симет авылындә яшәүче 39 яшьлек Н.га карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул моңарчы да җинаяте өчен 6 елга ирегенннән мәхрүм ителгән була. Җәза срогы бетәргә 1 ел да 4 ай кала, Яшел Үзән шәһәр суды карары нигезендә 2019 елда шартлы рәвештә иреккә чыгарылган. Әмма акылга утырмаган. 2020 елның соңгы көнендә ул авылдашына кабат үтерү белән яный. Көпә-көндез урамда аны сугып ега һәм йөзенә аяклары белән өч тапкыр тибә.
-
Сыерчыкларга – өйнең яхшысы
Гөрләвекләре, сыерчык бураннары, кояшлы көннәре белән көтеп алган яз да җитте. Күпләр, халкыбызның яхшы гадәтен искә төшереп, сыерчык оялары ясады һәм аларны урнаштырып та куйды. Ояны, әлбәттә, кибеттән дә алырга була, үзең ясарга да мөмкин. Әгәр дә сез канатлы дусларыбызга ярдәм итәргә телисез икән – шуны истә тотыгыз: беренче чиратта - оя кошларга яшәү урыны, аннары соң гына бакчаны бизәү чыганагы.
-
Минсельхозпрод РТ готов поддержать сельхозпроизводство органической продукции
Об этом сообщил на прошедшем недавно совещании заместителя министра сельского хозяйства и продовольствия РТ Ильдус Габдрахманов. Он сообщил, что Минсельхозпрод РТ готов поддержать всех сельхозпроизводителей в вопросе перехода на органическое производство.
-
Язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс
Язгы чәчүне хәвеф-хәтәрләрсез башкарып чыгу - һәр белгечнең, механизаторның бурычы. Кыр эшләренә кереп киткәнче үзара техник тикшерүләр дә шул нияттән үткәрелә. Бу атнада Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар белгечләреннән торган комиссияләр республика хуҗалыкларын тикшерә һәм аларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяли.
-
Киләсе атнада Татарстанда 19 градуска кадәр җылытачак
Җомга һәм ял көннәрендә республика территориясендә яңгыр һәм бозлавык көтелә.