9 август 2018 яңалыклары
-
Чаллыда поезд составы ауган
9 август Чаллының ЗЯБ бистәсе янында йөк поезды составы рельслардан чыгып һәлакәткә очраган. Көчле яңгыр тимер юлда Челна елгасы аша күпернең грунт өлешен юып төшергән дип фаразлана. “Вести Камаза” язуынча, цемент белән төялгән өч вагон ауган. Зыян күрүчеләр юк диелә. Транспорт прокуратурасы фаҗиганең барлык нечкәлекләрен тикшерә.
-
Махачкала аэропорты башлыгы: Татарстан кешеләре хаҗга Дагыстан аша бара ала
Казаннан туры Махачкалага оча торган даими авиарейс ачылу дини туризм үсешенә этәргеч бирәчәк.
-
Казанда Коръәннең иң зур басмасын реставрацияләгәннәр
Коръәннең авырлыгы 800 килограмм, аның тышлыгын ярымкыйммәтле ташлар, сусаль алтын һәм көмеш, малахит бизи.
-
«Су анасы» турында Татарстанда беренче блокбастер төшерелде
Выборг шәһәрендә 10 август көнне үтәчәк “Европага тәрәрзә” кинофестивалендә “Водяная” фильмы тәкъдим ителәчәк. Әлеге блокбастер Татарстанда төшерелгән беренче хезмәт. Фильмның режиссеры Алексей Барыкин.
-
Черек күлдә яшәгән аккошны Кама Тамагындагы яңа урында башка кошлар начар кабул иткән
«Камский трофей» комплексы буасында яшәүче кара аккошлар яңа күршене яратмаган.
-
Үзәк сайлау комиссиясе сайлау алдыннан матбугаттагы агитация кагыйдәләрен искәртә
Гаммәви матбугат чараларында агитация чоры 11 августтан башлана.
-
Теплый салат из баклажанов с нутом
Рецепт.
-
МӘКТӘП ЧОРЫНДА НИНДИ ЭШТӘ ЭШЛӘРГӘ?
Җәй узып бара, вакытыңны файдалы итеп уздыра алдыңмы? Әле берәр урында эшләп тә өлгергәнсеңдер? Мөмкинлек һәм теләк булганда ник эшләмәскә ди әле, шулай бит? Менә бит, хәтта артистларыбыз да яшь вакытта җәйге каникулларда акча эшләгәннәр!
-
Иске Икшермә ”Кояшкай” балалар бакчасында биологик чистарту корылмалар төзу эшләре алып барыла
Фоторепортаж.
-
Эсседә халыкны тыеп булмый
Республикада кызу көннәр дәвам итә. Бу – әле сулыкларда коенучылар, комлыкларда кызынучылар саны кимемәячәк дигән сүз. Мондый вакытта хәвеф-хәтәр дә ерак йөрми. Быел да Татарстан сулыкларында су коену сезонында 58 кеше батып үлгән, 70тән артык бәла-каза килеп чыккан. Бу хакта “Татар-Информ”да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.
-
Татарстанда кабат эссе булачак
Шимбә көндез 28 градус, якшәмбе 27 градус эссе булыр дип көтелә.
-
Казанда Корбан гаете намазы башлану вакыты, корбан чалу урыннары билгеле булды
Казанда корбан чалу 18 мәйданчыкта башкарылачак.
-
Татарстан Президенты хәрби хезмәткә алынган солдатларның эш урынын сакларга йөкләмә биргән
Хәзерге вакытта хәрби бурычын үтәргә киткән егетләрнең эш урыны бары тик дәүләт оешмаларында гына саклана.
-
Әле яшь, 60 тулмаган! – Болгар радиосы ТНВ генераль директоры Илшат Әминовка багышлап җыр уйлап чыгара
“Болгар радиосы” коллективы “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминовка багышлап җыр уйлап чыгарган. Илшат Әминовның 27 июль көнне юбилее булып узды. Аңа 55 яшь тулды. Радио хезмәткәрләре аны шул рәвешле оригиналь итеп котларга булган.
-
"Сабан туе-2018" иң яхшы фотосурәт конкурсы җиңүчесен электрон тавыш биреп ачыклыйлар
Бөтендөнья татар конрессы оештырган бәйгегә биш дистәдән артык иҗади эш тәкъдим ителгән.