9 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Дин әһелләребез Президент Указын хуплый
Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 4 ноябрьдә "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалады.
-
1989 елның 9 ноябрендә Берлин стенасы җимерелә башланды
-
Олыяз авылында баянчы һәм җырчы Әбүзәр Сөнгатовка багышланган портрет-кичә [фоторепортаж]
-
9 ноябрь - фашизмга, расизмага һәм антисемитизмга каршы көрәш көне
-
"Суын шәһәрнекеләр дә алып китә" [+фоторепортаж]
Саба районының Югары Симет авыл җирлегендә рәсми төстә теркәлгән сигез чишмә булса, аның алтысы - Югары Симеттә. Симетлеләр чишмәләрне төзекләндерүгә дә зур әһәмият бирәләр. Монысы тагын да күркәм гамәл.
-
Сабага ник килгәннәренә үкенгәннәр
Алар күп түгел: 500 чамасы кешегә бары бер хокук сакчысы килә. Ягъни районда җәмәгать иминлеген, кешеләр тынычлыгын, юлларда тәртипне 65 погонлы хезмәткәр тәэмин итә. Аларга эшнең күплеген Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге штаб начальнигы Людмила Юзеева редакциягә җибәреп торган оператив сводкадан да күрергә мөмкин. Урлашулар, аварияләр булып, мошенниклар килеп...
-
Шәмәрдәндә Саба районы буенча шахмат турниры булып үтте [фоторепортаж]
-
Дөньядагы иң популяр бала исемен ачыклаганнар
Россия, Италия, Словакия, Мексика, Эстония, Чили кебек илләрнең уртаклыгы нидә? Әлеге илләрднең барысында да балаларга иң еш кушылган исем бер үк төрле. София (төрле илләрдә төрлечә: Sofia, Sophia, Sofie, Zsófia) - дөньяда иң еш очраучы кызлар исеме. Белгечләр 49 илнең статистикасын өйрәнгәннән соң шундый нәтиҗәгә килгән. Бактың исә, 9 илдә...
-
А321 бортында бомба шартлавы 90 %ка раслаган
Мисырда һәлакәткә юлыккан А321 самолетының "кара тартмалары"нда очышның соңгы секундларында сакланган аваз һәм тавышлар бомба шартлауны хәтерләткән. Бу хакта 90 % ышаныч белән үзенең кемлеген әйтергә теләмәгән чыганак Reuters мәгълүмат чыганагына җиткергән. - "Кара тартма" күрсәткечләре һәм аларны тикшерү анализы бомба булу хакында сөйли, - дигән ул. - Без моңа...
-
25 яшьлек егет 4800 сумга тавык паштеты сатып алган
Әлмәттә яшәүче 25 яшьлек егет алдакчылар корбаны булган. Социаль челтәрдә ул 4800 сумга iPhone 5s смартфон сатыла дигән игъланга тап була. Китереп биргән өчен тагын 600 сум түләп, почта аша көтелгән посылкасын ала, әмма аннан смартфон урынына тавык паштеты килеп чыга. Егет сатучы белән элемтәгә керә алмый, телефоны җавап бирми,...
-
Полиция хезмәткәрләре өч кешене кыйнаган
Сентябрьдә Зәйдә яшәүче кеше полиция хезмәткәренә суккан. Закон буенча ЭЭМ әгъзасына һөҗүм итәргә ярамый. Ләкин полиция хезмәткәренең хезмәттәшләре законга каршы килеп, әлеге кешедән үч алырга булганнар. Эш материаллары буенча, полиция хезмәткәрләре алдан ук үч алырга планлаштырган. Өч тоткарланучыга - көч кулланучы, аның абыйсы, танышы - карата полиция хезмәткәрләре көч кулланган,...
-
Рөстәм Миңнеханов КАМАЗда трамплиннан сикергән [+фото]
Республика Президенты Яр Чаллының сынап карау полигонына килгән. "Дакар-2016"га китәр алдыннан, "КАМАЗ-Мастер" командасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән. Җитмәсә, үзе дә автоузышчы буларак, КАМАЗ руле артына утырып, машинаны полигонда сынаган, хәтта трамплиннан да сикергән. Команда җитәкчелеге Президентка команданың әзерлеге турында белдергән. Бу юлы Аргентина һәм Боливия территориясендә узачак ралли 2...
-
Республикада терлек саны арткан
Татарстанның терлекчелек тармагындагы нәтиҗәләр турында Хөкүмәт йортында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.
-
Авиаһәлакәттә туганнарын югалтканнарга 224 млн күчерелгән
Иминият компаниясе Мисырда авиаһәлакәткә очраган Airbus А321 корбаннарының туганнарыннан 151 гариза алган. 12,3 миллион сум инде аванслап түләнгән. Иминият оешмасы һәр үлгән кеше өчен кичектерелмәслек чыгымнарга тиз арада 100 000әр мең күчергән. Санкт-Петербург хөкүмәте бюджеттан 224 миллион бүлеп биргән. Шәһри Казан
-
Ноутбугын тартып алган өчен чүкеч белән башына суккан
49 яшьлек ханым никахсыз яши торган ирен эшлексезлектә гаепләп, аның кулыннан ноутбугын тартып ала. Ә ир бу вакытта социаль челтәргә керергә маташкан була. Ул ачуына түзә алмыйча, кулына чүкеч ала да ханымның башына берничә тапкыр суга, аннары суя. 33 яшьлек казанлы ирне кулга алалар. Ул үтерүен таный. Хәзерге вакытта тикшерү...