10 апрель 2014 яңалыклары
-
Бер зат инвалид әнисен кыйнаган
Әниләрен рәнҗеткән өчен, ике шәһәр кешесенә карата җинаять эше кузгатылды. Аларның берсе әнисенә ачуы килеп, аның паспортын яндырган, әнисе бу турыда полициягә хәбәр иткән. Ә икенчесе, әнисенең икенче төркем инвалид булуына карамастан, аны тотып кыйнаган. Икесенә дә хәзер бу гамәлләре өчен суд алдында җавап тотарга туры киләчәк, дип хәбәр итә...
-
Фаҗига: “2”ле алган бишенче сыйныф укучысы асылынып үлгән
Казанның Мәскәү районының бер мәктәбендә укучы 12 яшьлек малай асылынган килеш табылган. Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, үләр алдыннан малай әти-әнисенә шалтыратып, "2"ле алуын әйткән. Хәзерге вакытта мәктәптә тикшерүләр бара. Чыганак: http://intertat.ru
-
Районыбызга яз килде: температура бу атнада 8 градуска кадәр күтәреләчәк
Сабада шимбә җылыта башлый. Алга таба явым-төшем дә туктаячак. Шимбә температура күтәреләчәк: көндез 2-7 градуска кадәр җылы булачак. Якшәмбе исә температураның 8 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.
-
Кече Кибәчедә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты узды
Мәдәният елы уңаеннан һәм ТР Президентының "2012-2014 елларда Татарстан Республикасы районнарында авыл мәдәният йортлары төзү" республика программасы кысаларында яңа төзелгән клубларда концерт марафоннары дәвам итә. 4 апрель көнне Кече Кибәче авылы клубында Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты узды. ТР Президенты карамагындагы мәдәният үсешенә ярдәм фонды...
-
Бәйгедә катнаш һәм кыйммәтле ноутбук от
Республикада 15 мартта "IT-чемпион" бәйгесе старт алды. Инде 2 апрельгә конкурста катнашучы укучылар саны 10 меңнән артып киткән. Безнең районнан барлык укучыларның 85 проценты катнаша. Бәйгенең асылы гади - өлкәннәрне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталыннан (uslugi.tatarstan.ru) файдалануга тарту. Укучылар аларга шушы порталның "Шәхси кабинетында" теркәлергә ярдәм итә икән, үзләренә балл...