10 июнь 2020 яңалыклары
-
11 июньдә +26 градуска кадәр җылытачак
Бүген төнлә +13-15 градус булачак.
-
Лесхоз интернат-йортында бәйрәмнәр
Бүген 10 нчы июнь көнне Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәт алучы, блокадалы Ленинградта яшәүче Исхаков Ринат Сандык улы туган көнен билгеләп үтә. Хезмәткәрләр үз куллары белән ясаган открытка һәм азык-төлек пакеты, белән Ринат Садыйк улын котладылар һәм бүләкләделәр.
-
Ютазы районында бер хатынны яшен сугып үтергән, икенче хатын авыр хәлдә хастаханәдә
Ютазы авылында яшәүче ике хатын-кыз скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә урамга чыккач, яшенле яңгыр башлана.
-
Җәйге китапханә «Китаплы җәй»
9 июнь көнне район балалар китапханәсе Ә. Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе белән берлектә Халыкара дуслар көне уңаеннан, китап күргәзмәләре янында балаларны һәм яшьләрне якташ язучыларыбызның дуслык турында язган шигырьләре, җырлары белән таныштырдылар. Шулай ук “Шигырьне тәмамла”, “Мәкальләрне дәвам ит” уеннары уйнатылды.
-
Үзмәшгульләр эшкә сәләтсез яки инвалидларны караучы булып теркәлә ала
Гаризаларны онлайн рәвештә генә дә бирергә була.
-
Үлем көтеп ятканда
Узган елның 4 сентябрендә бик каты эчем авыртудан уянып киттем. Әйтерсең эчемне берничә җирдән пычак белән кисәләр кебек иде. Температурам нык күтәрелү сәбәпле, баш шаулый, маңгайга салкын тир бәреп чыкты, укшыта, колак чыңлый.
-
ХЕЗМӘТ БАСКЫЧЛАРЫ
Нәфыйк Әхмәдулла улы Хисмәтов 1939 елның 8 апрелендә Алан-Елга авылында туа. 1958-1962 елларда Германиядә хәрби бурычын үти. Армиядән кайткач, яшь һәм энергияле егетне колхозның комплекслы бригадасына өлкән бригадир итеп билгелиләр. Кыска гына вакыт эчендә үз төркемен алдынгылар сафына алып чыккан тырыш һәм максатчан егеткә, колхоз икътисадчысы вазифасын тапшыралар. Нәфыйк Әхмәдулла улы бу юлы да сынатмый, “Ирек” кохозында исәп-хисап һәм хезмәтне оештыру эшен тиешле югарылыкка күтәрә.
-
Күпне күргән өлкәннәр
Бу көннәрдә Кече Шыңар авылында яшәүче Әсхәт Галим улы Галимов, Нургаян Гатиятулла кызы Ханнанова һәм Шәмәрдәндә гомер кичерүче Факия Фатыйх кызы Камалова үзләренең 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алдылар.
-
Ун йөртүче “права”сын алдырды
Барыбыз да белә: мондый кырыс чара барыннан да элек аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә итүчеләргә күрелә. Май аенда ун йөртүченең машина белән идарә итү таныклыгын алдырырлык дәрәҗәдә кагыйдә бозуы – күңелсез статистика. Бу исерек хәлдә руль артына утыручыларның кимү ягына үзгәрмәве турында сөйли.
-
Үзәк сайлау комиссиясе Төп законга төзәтмәләр буенча тавыш бирү бюллетеньнәрен алды
Бюллетеньнәр рус һәм татар телләрендә бастырылган.
-
Эш сөйгәнгә эш табыла
Илдәге вәзгыять яшәешебезгә бераз үзгәрешләр кертсә дә, тормышыбыз әкренләп үз җаена кайтып бара. Мәктәпләрдә укулар төгәлләнде, балалар озын җәйге ялга туктады. Каникуллар башлангач, югары сыйныф укучыларының күпчелеге, гадәттәгечә, эшкә урнашу хәстәрен күрде.
-
Бала катнашында күңелсез хәл
Районда 20 майдан 4 июньгә кадәр барган “Игътибар: балалар” профилактика чарасында ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда балигъ булмаганнарның иминлеген тәэмин итүгә игътибарны нык көчәйттеләр. Операция барышында балаларның махсус утыргычсыз машинада йөрткәннәре өчен 17 ата-ана административ җаваплылыкка тартылды.
-
КФУ профессоры Россия көнендә нинди һава торышы булачагы хакында сөйләде
Татарстанда җомга, 12 июнь, бу атнада иң җылы көн булыр дип көтелә.
-
Туризмны үстерәчәкбез
4 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында республиканың төньяк-көнчыгыш өлешендә экологик һәм авыл туризмының пилот проектын үстерү буенча Татарстан Президенты йөкләмәсен үтәү барышы турында эшлекле киңәшмә узды. Чараны Парламент Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үткәрде. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
-
Хөрмәтнең зурысы – Сәгыйтовларга
Өченчекөн социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан “Бердәм Россия”сәяси партиясенең Татарстан башкарма комитетында ТР Дәүләт Советы депутатлары күпбалалы социаль хезмәткәрләрне тәбрикләделәр. Тантана онлайн форматта үтте. Ә менә Сабадан 9 бала үстерүче Сәгыйтовлар гаиләсе Казанга чакырылган иде.