10 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Югары Симеттә – бодай, Олы Арташта кукуруз урлаганнар
Тимершыкта яшәүче Кызыл Мишә авылы янындагы басудан бәрәңге казып урламакчы була. Шулай ук 14 август көнне Югары Симет авылында яшәүче бер җәмгыятьнең амбар биләмәсеннән - бодай, Олы Арташта яшәүче басудан кукуруз кәчәне урлый. Әлеге фактлар буенча җинаять эше кузгатылды.
-
Сабада иң зур кабак үстерүчене ачыклыйлар
28 сентябрьдә сәгать 10да Сабаның үзәк мәйданында "Кабак" бәйрәме үткәреләчәк. Яшелчәләр "патшабикә"сен быел да мул үстерүчеләрне инде 9 тапкыр оештырылучы традицион бәйгедә актив катнашырга чакырабыз. Бик күңелле булачак. Узган елгы Кабак бәйрәменнән фоторепортажны менә моннан карый аласыз: Кабак бәйрәме - 2012
-
“Голос” тапшыруында татарлар янә бөтен Россияне шаккаттыра [+видео]
Беренче каналда бөтен Россияне шаулаткан "Голос" тапшыруының икенче сезоны башланды. Тапшыруның беренче сезонында безнең якташларыбыз - Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллина беренче һәм икенче урыннарны яулаганнар иде. Узган җомгада сәхнә түренә тагын бер татар кызы - Язилә Мөхәммәтова менде. Язилә гадәти булмаган җыр башкарды. Сез ул җырны видеоязмадан карый аласыз....
-
Саба үзәк хастаханәсендә бер пациентның сумкасыннан планшет урлаганнар
Саба үзәк хастаханәсендә әлегә кемлеге ачыкланмаган бәндә, хирург кабинеты каршындагы утыргычта калдырылган сумкадан планшет урлый. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.
-
Сабалылар Амур буенда су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтәчәк
«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәкара бүлеге Саба җирле бүлекчәсенең XXI конференциясе булды. Аның эшендә башлангыч оешмалар сәркатипләре, политсовет әгъзалары, партия активы катнашты. Конференциядә җирле бүлекчәнең башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Зарипов партия эшчәнлеге турында кыскача информация белән чыкты, 11 сентябрьдә Казанда узачак төбркара конференциягә делегатлар сайланды, аеруча активлык эшчәнлек...
-
Сабалылар физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең XXI спорт фестиваленнән чемпион булып кайттылар
4-8 сентябрь көннәрендә "Байтик" сәламәтләндерү лагеренда елның иң мөһим бәйгесе - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең XXI спорт фестивале узды. Район данын яклаган Азат Әхмәтов, Кәүсәрия Яруллина, Рәшит Кәбиров, Фәния Шәмсетдинова (Саба), Раил Галиәкбәров (Шәмәрдән), Хәмит Мөгътәсимов (Лесхоз) составындагы команда ярыш нәтиҗәләре буенча 17 районнан, 8 шәһәрдән килгән көндәшләрен зур аерма белән...
-
Мәскәүдә узучы Халыкара прокурорлар ассоциациясе конференциясендә Кафил Әмиров катнашты
Мәскәүдәге конференциядә дөньяның 90 га якын иленнән 800 дән артык прокуратура хезмәткәре катнашырга теләк белдергән.