10 ноябрь 2015 яңалыклары
-
274 кеше аракы белән агуланып үлгән
Быелның тугыз аенда Татарстан буенча алкоголь белән агулануның барлыгы 973 очрагы теркәлгән. 274 кеше агуланып үлгән. Агуланучыларның 44е балалар. Әлмәт таңнары
-
Аюны мыскыл иткән Сахалин кешесен хөкем иттеләр [+видео]
Аюны мыскыл иткән Сахалин кешесен алты айлык төзәтү эшләренә хөкем иткәннәр. Ул үз гаебен таныган һәм кылган гамәлендә үкенгән. Әлмәт таңнары
-
Мисырга очуларны тыю озакка сузылачак
Россия туристларының Мисырга очуларын тыю берничә айга, хәтта ел буена да сузылырга мөмкин. Бу хакта Россия Хөкүмәтендәге үз чыганагына таянып, "Коммерсант" язып чыккан. Моннан тыш, хакимият ил туристлары өчен куркыныч тудырырдай башка илгә очуларны туктату мәсьәләсен дә карый башлаган, ди. Бүген Мисырга очу барлык даими, чартер һәм транзит рейслар өчен...
-
Казанда теракт оештырылу турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми
Төрле социаль челтәрләр аша Татарстанда теракт оештырырга әзерләнүләре турындагы хәбәр таралды. Аларга ышансаң, республикада 18 террорчы-үлемгә дучар кеше җибәрелгән, зур сәүдә үзәкләрен шартлатачаклар, имеш... Шул уңайдан Татарстан Эчке эшләр министрылыгы рәсми белдерү белән чыкты. "Әлеге мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Республикада оператив хәл күзәтү астында, эчке эшләр органы хезмәткәрләре штат режимы...
-
Һөнәри бәйрәм тантанасы [+фоторепортаж]
Бүген Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
-
Саба аграр көллияте студенты Сираев Инсаф Татарстан Республикасының өстәл теннисы чемпионатында III дәрәҗә дипломга лаек булды [+фото]
Саба аграр көллияте студенты Сираев Инсаф 5-8 нче ноябрь көннәрендә Минзәлә шәһәрендә үткәрелгән Татарстан Республикасының өстәл теннисы чемпионаты кысаларында "Сәламәтлек" программасы буенча XII авыл җирлекләре Спартакиадасында III дәрәҗә дипломга лаек булды.
-
14 ноябрь көнне Байлар Сабасында һәм Шәмәрдәндә ярминкә узачак
14 ноябрь көнне Байлар Сабасында һәм Шәмәрдәндә ярминкә оештырыла. Үз продукциясен тәкъдим итүче җитештерүчеләребезне һәм сатып алучыларны ярминкәгә чакырып калабыз.
-
14 ноябрь көнне Байлар Сабасында ярминкә узачак
-
Дин әһелләребез Президент Указын хуплый
Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 4 ноябрьдә "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалады.
-
Аерылу процессын шактый катлаулы булачак
Тиздән Россиядә гаиләләрне таркату процессын шактый катлауландырырга мөмкиннәр. Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасына шул турыдагы мөрәҗәгать белән чыгарга уйлый.
-
1919 ел 10 ноябрь - Михаил Калашников туган көн
-
Шәмәрдән - Казан юлында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
Кичә, 9 ноябрь көнне, 21:43 сәгаттә Шәмәрдән - Казан юлының 46нчы километрында бозлавык булы сәбәпле, ВаЗ-2115 машинасы юл читенә төшеп китеп әйләнә. Зыян күрүчеләр ачыклана. Юлларда бозлавык. Сак булыгыз!
-
Саба җәмигъ мәчетендә балалар өчен Ислам нигезләре буенча конкурс-викторина үткәрелде [+фоторепортаж]
Узган ялларда Саба җәмигъ мәчетендә район мөхтәсибәте тарафыннан балалар өчен Ислам нигезләре буенча конкурс-викторина үткәрелде.
-
1885 ел 10 ноябрь - Германиядә Дөньядагы беренче булган мотоциклда йөреп карыйлар
-
10 ноябрь - Бөтендөнья яшьләр көне