10 декабрь 2020 яңалыклары
-
11 декабрьгә һава торышы
11 декабрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан акрын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -14..-19, аязганда -22..-27 градуска кадәр суытачак. Көндез -8..-13 градус. Юлларда бозлавык.
-
Инвалидлар декадасында хәйрия акциясе
Декабрь башы ел саен Инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен гади аралашу бик мөһим. Аларның кайгыртучанлык һәм игътибар үзәгендә булуы мөһим. Инвалидлар Декадасы кысаларында Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия акциясе уздырдылар - Йосыповлар, Юсупҗанова Илзирә, Шайдуллина Фәридә һәм Фаттахов Илмирның өйләренә барып, күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Мәдәният йорты үткәргән мондый чаралар мөмкинлекләре чикле кешеләрдә һәрвакыт зур кызыксыну уята.
-
«Казан утлары» журналы кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады
«Кеше хәзер телефон кулланырга өйрәнгән, китап та аннан зур булырга тиеш түгел», — дип саный «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.
-
Владимир Путин МС-21 самолеты өчен композитлар буенча «Алабуга» проектын уңай бәяләде
Татарстанда Россиянең авиатөзелеш тармагы өчен югары технологияле материаллар эшләп чыгаруны үзләштерделәр.
-
Күңелебез белән көчле без
1993 елдан «03» декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме – тормышны яратырга өйрәнә ала. Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре сәламәтлекләре чикле балалар һәм аларның якыннары белән бергәләп «Күңелебез белән көчле без» дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырдылар.
-
Ничек дөрес егылырга: татарстанлыларга кышкы иң еш имгәнүләр турында сөйләделәр
Татарстан травматологларының һәр кышта эш өстәлә.
-
Татарстан сатып алынган авыл хуҗалыгы техникасы саны буенча Россиядә лидер булды
Республиканың техниканы модернизацияләү буенча уңышларын Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы билгеләп үтте.
-
Татарстан төбәк юлларында ел ахырына кадәр тагын биш метеостанция урнаштырачаклар
Метеорология станцияләре Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә барлыкка киләчәк.
-
Быел кыш җылы һәм салкын һава торышы алмашып торачак
Якын көннәрдә Үзәк, Идел буе, Көньяк федераль округы төбәкләрендә һәм Калмыкиядә аномаль салкын була.
-
Матбугат хезмәткәрләрен тәбрикләделәр
«Саба таңнары» газетасының 90 еллыгы һәм «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе оешуга 20 ел уңаеннан матбугат хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасыннан фоторепорепортаж.