11 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
"Байлар Сабасы - Сатыш" юлында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
Кичә, 10 гыйнвар көнне, көндез 12:30 сәгатьтә "Байлар Сабасы - Сатыш" юлында юл-транспорт һәләкате була. "CHEVROLET AVEO" машинасы йөуртүчесе каты тизлек белән бару сәбәпле машинаны юлда тотып кала алмый һәм каршы як полосада баручы машиналарга килеп бәрелә. Зыян күрүчеләр юк.
-
"Лесхоз-Иштуган" юлында коточкыч юл-транспорт һәлакәте [фото+21]
Кичә, 10 гыйнвар көнне, кичке 17 сәгатьтә "Лесхоз-Иштуган" юлында юл-транспорт һәләкате була. Юлда яткан 1969 елгы ир-атның ике машина өстеннән чыга. Икенче машина ирне юл буйлап өстерәп бара. Нәтиҗәдә җәяүле шунда ук җан бирә.
-
13 гыйнвар көнне Сабаның үзәк мәйданында шоу карарга чакырабыз [программа]
-
2016 елда 123 көн ял итәбез
Яллар бетте дип кайгырмыйк,әле алда безне тагын бик күп ял һәм бәйрәм көннәре көтә.
-
Саба районы фермеры 9 юнәлеш буенча эшчәнлек алып бара
Нияз Хурамшин авыл хуҗалыгы продукциясенең төрле төрләрен җитештерү һәм аларны эшкәртү белән шөгыльләнә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясендә хәбәр иттеләр. Нияз Хурамшин җитәкчелегендәге "Көек" авыл хуҗалыгы тәэмин итү-сату, эшкәртү кооперативы 2014 нче елда оеша. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе берьюлы...
-
Быел бәяләре артачак биш әйбер
Әлеге товарларның теләсә нинди икътисади үзгәрешләрдә дә артуы фаразланган. Алар исемлеген "Российская газета" төзегән. Исемлекнең беренче юлын көнкүреш техникасы һәм электроника алып тора. Гади тузан суырткычыннан заманча смартфонга кадәр булган товарларның хакы 5 тән 12 процентка кадәр артачак дип фаразлана. Газета-журналлар һәм китаплар бәясе быел кәгазьгә хак арту белән бәйле....
-
Укучылар арасында төрле фәннәрдән олимпиадалар башлана
12 гыйнвардан 10 нчы февральгә кадәр Татарстанда төрле предметлар буенча укучыларның республика олимпиадасының йомгаклау һәм бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Олимпиадалар, уку дисциплиналары буенча белем бирүне камилләштерү, аеруча сәләтле укучыларны һәм иҗади якын килеп эшләүче укытучыларны ачыклау максатыннан, ел...
-
Россия министры тырышып укырга өнди
Югары уку йортына керәсең килсә, "3"ле билгесе алма! Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов аттестатында "3"ле булганнарны югары уку йортларына кабул итмәскә дигән тәкъдим керткән. Аның фикеренчә, андый абитуриентлар вуз программасын үзләштерә алмый. Димәк, киләчәктә югары уку йортында яхшы билгеләренә укыганнар гына керә алачак. Интертат.ру
-
Татарстанда юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана
Татарстан синоптиклары фаразы буенча, бүген республикада болытлы һава, көндез аязучан. Күпчелек районнарда кар явачак, көндез аз гына. Урыны белән буран көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын. Төнлә һәм көндез 6-11 градус салкын, Татарстанның көнбатыш районнарында - 10-15 градуска кадәр суык. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана. Иртәгә Казанда да аязучан болытлы...
-
30 градус салкын булачак
2016 елның беренче эш атнасында алмашынучан болытлы һава көтелә. Кар явачак. Төнлә һәм көндез уртача 10-17 градус салкын.
-
11 гыйнвар 1917 ел - Россия территориясендә беренче тыюлык булдырылган – Баргузинский тыюлыгы
-
11 гыйнвар - Россиядә тыюлыклар һәм милли парклар көне
-
11 гыйнвар - Халыкара "рәхмәт" көне
-
Байлар Сабасы-Сатыш юлында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
Кичә, 10 гыйнвар көнне, көндезге 12:27 сәгатьтә Байлар Сабасы белән Сатыш арасындагы юлда юл-транспорт һәләкате була. Икем машина бәрелешә. Зыян күрүчеләр юк.