11 февраль 2016 яңалыклары
-
Роспотребнадзор: өч ризыкның берсе ялган
2015 ел нәтиҗәләре буенча күпләп һәм ваклап сатуны оештыруда күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында Татарстанның мәгариф, сәламәтләндерү һәм дәвалау-профилактика учреждениеләрендә сөт продукциясенең 301 үрнәге алынган. Һәр өченче үрнәк үсемлек майлары кушылган ялган продукт булып чыккан. Роспотребнадзор белгечләре уздырган тикшерү нәтиҗәсе әнә шундый. 18 очракта ялган товарлар җирле товар җитештерүчеләрнеке, шул исәптә -...
-
Хатын-кызлар бер күрүдә гашыйк булмый
Британия галимнәре хатын-кызлар бер күрүдә гашыйк булмый дигән фикергә килгәннәр. Нәфис затларга көчле затка гашыйк булу өчен бер караш ташлау гына җитми, кимендә алты тапкыр караш ташлау кирәк, дип яза Raut онлайн-басмасы. Ир-атны күздән кичерү өчен хатын-кызга 45 секунд вакыт таләп ителә икән. Башта нәфис затлар ир кешенең йөз чалымнарына...
-
Татарстанда 38 яшьлек ир-ат ит ашап үлгән
Буа районы Черки Кильдураз авылында 38 яшьлек бер ир-ат ит ашаганда үлгән. Зур ит кисәге тамагына тыгылып калып, ир-ат тын ала алмый бу дөньядан китеп барган. Шәһри Казан
-
Казан үзәгендә бик көчле янгын булган [+видео]
Казанның Пушкин урамындагы 5 нче йортта 18:50 сәгатьтә янгын чыккан. 5нче каттагы фатирда караватны эретеп ябыштырган вакытта очкын идәндәге такта ярыгына эләккән дә яна башлаган. Ир кеше башта янгынны үзе генә сүндерергә тырышып карый, нәтиҗәдә, ялкын түбәгә үрли. Коткаручылар янгын булган йорттан 46 кешене эвакуацияләгән, 156 кеше йорттан үзләре чыккан....
-
Казанда тизлекне сәгатенә 30 чакрымнан арттырырга рөхсәт ителми
Әлеге яңалык Казанның үзәк урамнары өчен кертеләчәк. Шәһәрнең Башкарма комитеты хәбәр итүенчә, Болак һәм Пушкин урамнары участогында, Карл Маркс һәм батурин урамнарында тизлекне сәгатенә 30 чакрымнан да арттырырга рөхсәт ителмәячәк икән. 2020 елга чикләүләр кертелгән зоналарны тагын да киңәйтергә ниятлиләр, ди. Интертат.ру
-
Россия туристлары утырган самолетка күктә ут капкан
Гадәттән тыш хәл самолет 5 чакрым чамасы биеклеккә күтәрелгәч килеп чыккан. Мәскәү вакыты белән төнге сәгать 3ләр тирәсендә Доминикан республикасы күгендә Россия туристлары утырган самолет һәлакәткә очрый язган - очкан вакытта очкычның двигателенә ут капкан. Очучылар бар булган һөнәри осталыкларын эшкә җигеп, самолетны төшереп утырта алган. LifeNews хәбәр итүенчә, Оренбург...
-
1697 ел 11 февраль - Петр I указы нигезендә тәмәке сату рөхсәт ителә башлый
-
1809 ел 11 февраль - Беренче пароход патентлаштырылган
-
11 февраль - Япония дәүләтенә нигез салынган көн
-
11 февраль - Бөтендөнья авыру көне
-
Сәләтле балалар мәктәбе "Талант-шоу - 2016" конкурсында [фоторепортаж]