11 март 2015 яңалыклары
-
Ярты ел асылынган килеш бауда эленеп торган
Узган җәйне ир кеше агачта үзенең каешына асылына һәм шул килеш эленеп тора, аны табучы булмый. Казанның Арча зираты артында бауда эленеп торган ирне балалары әле генә табып алалар. Хәзер мәетне экспертизага җибәргәннәр. Ул үз теләге белән асылынган булырга тиеш. Әлмәт таңнары
-
Кызыңда эшләсәң дә килешү кирәк [фоторепортаж]
Узган җомгада Саба муниципаль районы башкарма комитетының халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе утырыштан соң кибетләргә чираттагы рейдка чыкты.
-
Рәхмәт сезгә, Ветераннар [фоторепортаж]
Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарының күкрәкләрендәге медальләр саны тагын бергә арта.
-
Казанда "Адмирал" базары яна [+фото]
"Адмирал" базарында коточкыч янгын. 20-30 минут элек эретеп ябыштыру апараттыннан чыккан янгын бик зур территориягә таралган.
-
Көек авылында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чаңгы ярышлары [+фото]
8 март көнне Саба районы Көек авылында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чаңгы ярышлары үтте.
-
Кайсы автомобильләр куллану дәверендә бәяләрен югалтмый [+фото]
Кайсы автомобильләр 3 ел кулланы дәверендә бәяләрен аз югалта икәнен "Автостат" агентлык аналитиклары ачыкладылар. 1. Toyota Hilux (91,2%) Toyota Hilux (91,2%) 2. Mitsubishi L200 (90,1%) 3. Renault Sandero (90,9%) 4. Volkswagen Polo (87,8%) 5. Lada 4×4 (85,2%) 6. Volkswagen Amarok (84,6%) 7. Toyota Highlander (83,9%) 8. Hyundai Solaris (83,8%) 9....
-
Банкка кредит түләмәс өчен нәрсәләр эшләп була
Алабугада яшәүче берәү полициягә автомобиленнән 380 мең сум акчасын урлаулары турында хәбәр итә. Янәсе ул акчаларны кредитын капларга әзерләгән булган. Полиция хезмәткәрләре сүзләренчә, йорт янында торган машинаның тәрәзәссе ачык булуын эштән кайтышлы хатыны күреп ала һәм иренә хәбәр итә. Тегесе төшеп караса, 380 мең сум салынган портфельдән җилләр искән. Әлеге...
-
Исереп рульга утырсаң – 300 мең түлиячәксең
РФ Җинаять кодексына исерек көе машина йөртүчеләргә кагылышлы маддәгә бераз үзгәрешләр кертелде. Агымдагы елның 1 июленнән исерек шоферларга штрафлар 10 тапкырга артачак. Бүген беренче тапкыр ис белән эләккән йөртүчегә 1,5 елга машина йөртү таныклыгын алып, 20 мең сум күләмендә штраф түләтсәләр, хәзер исә штраф бәясе 10 тапкырга артып 200-300 мең...
-
Руль артында тәмәке тартуны тыю турында сөйләшәләр
Россиянең яшьләр берлеег Дәүләт Думасының транспорт буенча комитет рәисе Евгений Москвичевка мөрәҗәгать белән чыккан. Алар канунга үзгәрешләр кертеп, руль артында тәмәке тартуны тыярга чакыра. Яшьләр берлеге әгъзалары фикеренчә, Юл йөрү кагыйдәләре руль артында техник җайланмасы булмаган телефоннан сөйләшү кебек үк, тәмәке тарту да куркыныч тудыра. Ул йөртүченең игътибарын читкә юнәлтәчәк....
-
Быел "Евровидение" бәйгесенә кем бара
Быел "Евровидение" бәйгесе Австриядә Вена шәһәрендә була. Беренче канал бу бәйгегә Россиядән кем барасын билгели. Быел сайлап алучылар Полина Гагаринага тукталган. Ул майда Австриягә китә. Әгәр Полина башлангыч сынауларны узса, 23 майда финалда Россияне күрсәтер, дип өметләник.
-
Алабуга шәһәрендә яшәүче 42 яшьлек хатын үзенең мәгънәсезлеге аркасында киявен югалткан
Халыкара хатын-кызлар көнендә Алабуга шәһәрендә яшәүче 42 яшьлек хатын үзенең мәгънәсезлеге аркасында киявен югалткан. Ул, никахлашу балдагын урлап, Чаллы шәһәренә күңел ачарга китә. Берни белмәгән кияү балдакларның урлануы хакында Алабуганың полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Полиция хезмәткәрләре балдакларны кәләш урлаган дип таба. Шулай икәнлеге ачыклангач, кияү туй уздырудан баш тарта.
-
Кан белән язылган статистика
Мартның 9 көнендә Татарстанда 7 кеше транспорт һәлакәтенә юлыгып һәлак булган, тагын 85е имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Юлда гомере өзелгәннәрнең 3се һәм имгәнүчеләрнең 37се - Казанда. ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе кан белән язылган шундый статистика китерә. Кичә 14.25тә Мәскәү - Уфа юлының Татарастанның Алабуга районы турысындагы 1034 нче чакрымында "Форд" белән...
-
Быел Татарстан юллар төзелешенә 2 млрд сумнан артык бюджетара акча алачак
Юл хуҗалыгы тармагында төбәк программасы максатчан күрсәткечләренә ирешү, илнең социаль-иктисадый үсеше өчен аеруча мөһим эре проектларны гамәлгә ашыру өчен республикага 850 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.
-
"Вконтакте"да яңа төр вирус "Android" телефоннары кулланучыларның акчасын урлый
Бу хакта «Лаборатория Касперского» хәбәр итә. Вирус кешеләрне төрле түләүле сервисларга яздыра һәм шулар өчен акча "суырып" ята. Ул вирус күп очракта телефонга "Вконтакте" сайтыннан төрле материаллар яздырганда кереп кала.