11 апрель 2014 яңалыклары
-
Татарстанда 21 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтергәннәр
Фаҗига бүген иртәнге якта Чистайның күпфатирлы йортларының берсендә була. Яшь егет белән кыз ызгышып китәләр, егет исә кулына пычак алып, кызга берничә тапкыр төртә. Алган яралардан кыз шунда ук җан бирә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алыр барыла. www.chistopol-rt.ru
-
Кичке уннан соң урамда тоткарланган балаларның әти-әниләре комиссия каршында җавап тотты
8 апрельдә районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов җитәкчелегендә үткән чираттагы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән кергән 24 материал каралды. Каралачак материалларның берничәсе буенча гаепләнүчеләр комиссиягә килмәү сәбәпле, беркетмәләр үзләреннән башка гына каралды. Ни кызганыч, комиссиянең даими, актив "кунагына" әйләнгән кешеләр бар. Гаиләдә...
-
Динә Гарипова Алла Пугачевага багышланган "Кураж" фильмында төшкән
Алла Пугачеваның 65 яшьлек юбилеена багышлап төшерелгән "Кураж" фильмында Динә дә уйный. «Кураж»ны Пугачеваның элеккеге ире Александр Стефанович төшергән. Премьера 14 апрельдә Беренче каналда күрсәтелә башлаячак. Динә секретарь ролен башкара. Төп рольдә - Александра Волкова. Башка рольләрне Анастасия Лукьянова, Андрей Рапопорт, Игорь Верник һәм Стефанович үзе уйный. Чыганак.
-
"Хәзерге эш сораган яшьләр 15 меңнән дә түбән хезмәт хаклы эш турында сөйләшеп тә тормыйлар"
Иске Мичән һәм Түбән Утар авылларында район кулланучылар җәмгыяте кибетләренә сатучылар кирәк. Хезмәт хакы 6 мең сум икән. Өченчекөн Саба спорт комплексында үткәрелгән вакансияләр ярминкәсендә бер өстәлдәге шушы язуга игътибар иттем. Сатучылар булмау аркасында Түбән Утар кибете - бер ай, Иске Мичәннеке елдан артык ябык тора. Мөгаен, тиз генә ачылмаска...
-
Бүген район финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренең иҗат-отчет концерты узачак
Бүген район мәдәният йортында район финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренең "Бөек Җиңү яулап алганнарны чагылдырыйк әле җырларда" дигән сәнгать бәйгесе кысаларында иҗат-отчет концерты узачак. Шимбә көнне бассейн, спорткомплекс, "Олимп" яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективларының концерты кабатлап күрсәтеләчәк.
-
“Озын толым” бәйгесе Юлбат авылы мәдәният йортында үткәреләчәк
Иртәгә, 12 апрель көнне Юлбат авылы мәдәният йортында "Озын толым" бәйгесе үткәреләчәк. "Чәчем озын билемнән" дип исемләнгән конкурс 13-17 һәм 18-22 яшьлекләр арасында үткәрелә. Бәйгедә районыбызның төрле авылларыннан 12 озын толымлы кыз катнашачак. Чара 19 сәгатьтә башлана.
-
Районыбызда армиядән 2009 елдан бирле качып йөрүчеләр бар
Агымдагы елның 1 апреленнән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Быелгы чакырылышның кайбер үзенчәлекләре дә бар. Беренчедән, нигезле сәбәпләре юк килеш хәрби хезмәттә булмаган егетләрне моннан соң дәүләт һәм муниципаль хезмәткә эшкә алмаячаклар. Армиягә барудан качып йөрүчеләргә 27 яшь тулгач, хәрби билет урынына белешмә генә бирәчәкләр. Күптән түгел Россия саклану министры...