11 июнь 2015 яңалыклары
-
Шәмәрдән Сабан туеннан фоторепортаж
Наил Гарипов фотолары.
-
20 меңне алырга гаризалар тапшыралар
Быел ана капиталының 20 меңен гаилә үзенә кирәкле теләсә нинди максатларда файдалана ала, дип карар чыгарылган иде. Әлеге проект кризиска каршы чаралар кысаларында гамәлгә керде. Татарстанның 13 мең кешесе ана капиталының бер тапкыр бирелә торган өлешен алу өчен гариза тапшырган. Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегендә әйтүләренчә, барлык гаризалар буенча түләү...
-
Күп балалы гаиләләргә 23 меңнән артык җир кишәрлеге бирелгән
Татарстанда, шул исшптән Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә, яшәүче күп балалы гаиләләргә 23 422 җир кишәрлеге бирелгән. Бу хакта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә. Әлеге идарә тармагы җиткерүенчә, 3 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бүлеп бирү эше әле дә дәвам итә. Интертат.ру
-
Казан халкы күпме хезмәт хакы ала
Казанның эре һәм урта предприятие һәм оешма эшчеләренең айлык уртача хезмәт хакы 2015 елның гыйнвар-апрель айларында 32062 сумны тәшкил иткән. Әлеге күрсәткеч 2014 елның шушы дүрт ае белән чагыштырганда 6,1 %ка үскән. Казан шәһәренең Дәүләт статистикасы бүлеге хәбәр иткәнчә, казанлыларның 2015 елның гыйнвар-апрель айлары өчен алган реаль хезмәт хакы (кулланучылар...
-
Сулыкларда 14 кеше батып үлгән
Җәй җылы көннәре белән артык иркәләмәсә дә, су коену өчен эссе көннәр әлегә әллә ни булмаса да, Татарстанда коену сезоны ачылганнан бирле 14 кеше батып үлгән. Аларның дүртесе суга исерек килеш кергән. Батучылар арасында ике бала да бар. Чаллыдагы комлыкта 14 яшьлек бала шаһитлар күз алдында су төбенә китә. Ә...
-
13 сентябрьдә Татарстан президентын сайлаячакбыз
Татарстан Президентын сайлау 2015 елның 13 сентябрендә уздырылачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының 8 нче утырышында рәсми рәвештә игълан ителде. Шулай ук, бу көнне җирле үзидарәләргә депутатлар да сайланачак. Аларның саны 8 меңнән артык. Шәһри Казан
-
«Диннәр тарихы» китабы «табадан» төште
Казанда Марат Сәлаховның «Диннәр тарихы» («История религий») уку ярдәмлеге дөнья күрде. Китап диннәрне өйрәнү фәне материалларына таянып төзелгән. Ярдәмлектә динилекнең архаик формалары, ыруг культлары яралудан башлап, борынгы дини цивилизацияләр, милли һәм дөнья диннәре барлыкка килүгә кадәрге диннәр үсеше тарихы сурәтләнә. Дәреслек күбрәк урта һәм югары уку йортында белем алучылар өчен...
-
Бүген Казанда «Шәһәркүләм донор көне»
Бүген Казанда «Шәһәркүләм донор көне» уза. Чараны «Мин - Татарстан доноры» проекты кысаларында Дөньякүләм кан доноры көне уңаеннан оештыралар. Чара 9:00-13:00 сәгатьләрдә шәһәрнең М.Гафури урамы 46 нчы йорт адресы буенча үтәчәк. Беренче тапкыр кан тапшыручыларга донор картасы тапшырыла. Карталары булганнар донорлык дәрәҗәләрен арттырачак һәм сувенир продукциясен, шулай ук Татарстан Кан...
-
Иртәгә – Россия көне
Ул һәр елның 12 июнендә үткәрелә торган рәсми дәүләт бәйрәме
-
Шәмәрдән Сабантуеннан [фоторепортаж]
-
Шәмәрдән Сабантуеннан фоторепортаж