11 июнь 2020 яңалыклары
- 
    
                      Синоптиклар яңгыр, яшен һәм секундына 20 метрга кадәрле җил фаразлыйБүген төнлә һава температурасы +14-16 градус, көндез +23...+25 градус булачак. 
- 
    
                      Илфар Кәримовның гаиләсендә зур шатлык«Болгар радиосы»ның баш мөхәррир - продюсеры Илфар Кәримовның гаиләсендә зур шатлык — аларның кызлары туган. 
- 
    
                      15 июньнән күп функцияле үзәкләрдә гадәти чират буенча кабул итә башлаячакларОфисларда кабул итү бүлмәнең мәйданына бәйле булачак, чөнки яңа кагыйдәләр буенча 4 квадрат метрда бер генә кеше булырга тиеш. 
- 
    
                      Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары пленэрга чыкты9-11 июнь көннәрендә «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» рәсем бүлеге укучылары укытучылар Газизова Г.Р. һәм Галиева Э. Р. белән берлектә пленэр сезонын ачып җибәрделәр. Пленэр - француз теленнән “en plein air” - "ачык һава" - табигатьтә рәсем ясау дигәнне аңлата. Балалар үз эшләрендә Саба районының Яр буе табигатен сүрәтләделәр. Пленэр, гадәттә, бик илһамландыра һәм нәтиҗәдә, «тере» һәм матур эшләр килеп чыга. Алда укучыларны тагын бик күп матур тәэсирләр һәм безнең Саба районы тирә-юненең сурәтләре ясау көтә. 
- 
    
                      Татарстанга COVID-19 коронавирусына каршы препаратның тәүге партиясе кайттыПрепарат мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча халыкка бушлай тәкъдим ителәчәк. 
- 
    
                      Тукай музее ачылуга 34 ел тулу уңаеннан онлайн экскурсия булаБиредә музейның беренче директоры, галим, журналист-публицист, җәмәгать эшлеклесе Госман Хәбибуллин туганга 70 ел тулу уңаеннан күргәзмә оештырыла. 
- 
    
                      Татарстанда бөртекле культураларга куркыныч корткыч яный«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы үсемлекләрне яклау бүлеге хәбәр итүенчә, һава шартларының яхшырып китүе көзге культуралар чәчүлекләрендә бодай трипсы барлыкка килүгә этәргеч булды. 
- 
    
                    Олег Морозов: Төп законга төзәтмәләр Россиягә тынычлык урнаштыручы ил статусын бирәЯңартылган Конституция җәмгыятьне заманча аңлауны, патриотизм кыйммәтләрен һәм ил тарихын саклау зарурлыгын чагылдырачак. 
- 
    
                      Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Фермерлар көне белән котлавыТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен Фермерлар көне белән котлыйм! 
- 
    
                      Татарстан ветераннар оешмасы Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүне хупладыИҗтимагый оешма Татарстан башкаласы мэрына махсус хат җибәргән. 
- 
    
                    Андрей Кондратьев сайлау участокларында күреләчәк иминлек чаралары турында сөйләдеКонституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү вакытында сайлау участокларында битлекләр, перчатка һәм авторучка өләшәчәкләр. 
- 
    
                      Саба районы "ЭКОяз-2020" конкурсында 1 урын алдыТатарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында "ЭКОяз-2020" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. "Иң яхшы муниципаль берәмлек" конкурс төркемендә, «үзәкле муниципаль районнар – шәһәр тибындагы поселок, авыл» категориясендә безнең район 1 нче урынны алды. Шул уңайдан Саба районы кубок, диплом һәм балалар уен мәйданчыгы сатып алу өчен сертификат белән бүләкләнде.