11 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Вәхшилек: Татарстанда яшәүче бер ханым яңа туган баласын үтерә һәм бакчасында күмеп куя
Нурлатта яшәүче 40 яшьлек хатын төнлә бала таба, яңа туган сабыен табакка тотып ата һәм иртән бакчасына алып чыгып күмә.
-
Районыбыз хуҗалыкларында бәрәңге алалар: вакытлы-вакытсыз яңгырлар өзеклеккә китерде
Узган атна азагында авылларда, хуҗалык кырларында бәрәңге уңышын җыеп алырга керешкәннәр иде. Вакытлы-вакытсыз яңгырлар гына өзеклеккә китерде китерүен. Бу атнадан көннәр җайланып китәр кебек.
-
Хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү дәвам итә
Хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. "Алтын Саба-М" хуҗалыгының 3 мең баштан артык терлеге бар. Аның меңгә якыны - савым сыеры. Малларны кышлатып чыгу өчен кырдагы һәр эшче көчен кызганмый. Бүгенге көндә 15 мең тоннадан артык сенаж чокырларга салынган. Бу хезмәттә 15ләп техника эшли. Хуҗалык җитәкчесе Вәсилә Нотфуллина әйтүенчә, әле...
-
Сабаның “Яшьлек” футбол командасы Урыссуның “Әбсәләмов” командасын 5:0 исәбе белән отты
Районның "Яшьлек" командасы футбол буенча беренче лига кысаларында Татарстан Республикасы беренчелегенә Урыссуның "Әбсәләмов" командасы белән үз мәйданчыгы матчы үткәрде. Уеннар 5:0 исәбенә районыбыз спортчылары файдасына төгәлләнде. Чираттагы матч 14 сентябрьдә Чистайда "Труд" командасы белән үтәчәк.
-
Оетта Советлар Союзы Героена бюст эшләнде
Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы герое исеменә лаек булган Вәлиәхмәт Хаҗиәхмәт улы Хаҗиевка шушы көннәрдә туган авылы Оетта җәмәгать үзәге каршына яңа бюст эшләнде. Алдагы көннәрдә шушы урында ук сугыш кырында һәлак булган барлык авылдашларның да исемлекләре язылган мемориаль такта да куелачак.
-
"Яшәүдән" туктаган Йомгалак авылы зираты коймасын өр-яңадан эшләделәр
Узган гасырның 70нче елларында «яшәүдән» туктаган Йомгалак авылының зират коймасы бик нык тузган иде. Шушы көннәрдә Шыңар һәм Оет авылының егетләре көче, «Туган як» җәмгыяте җитәкчелеге инициативасы белән өр-яңадан имән баганалар утыртылып, тимер челтәр белән әйләндерелеп алынды.
-
Сабабашта яшәүче Илнур Шәрипов үз куллары белән мини-трактор ясаган [+фото]
Зыяны күп дип ничек кенә зарлансак та, куллана белсәң, дөнья челтәре файдалы нәрсә инде ул! Мин дә шунда "чорналып" утырганда дусларым арасындагы фотолардан бер сәер транспортка тап булдым.
-
Мәртендә җир участокларын газлаштыру эшләре бара
Бүгенге көндә Килдебәк авыл җирлегенең Мәртен авылында торак йортлар төзү өчен яңа бүленеп бирелгән җир участокларын газлаштыру эшләре бара. Газлаштыру эшләрен "Линда" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкара.
-
Олыяз мәдәният йортында авыл яшьләре концерт куйды [+фото]
Олыяз мәдәният йортында "Без - универсиада иленнән" дип исемләнгән авыл яшьләре көче белән әзерләнгән концерт булып узды. Кызлар - егетләр башкарган чыгышларда республикабыз белән, шушы гүзәл җирдә яшәвебез белән горурлану хисләре урын алды.