11 сентябрь 2015 яңалыклары
-
12 сентябрь көнне 8:00 сәгатьтә Шәмәрдән бистәсендә волейбол буенча "Спорт экстремизмга каршы" дип исемләнгән турнир башланып китә
-
12 сентябрь - Саба районы авыл хуҗалыгы вәкилләре Казан шәһәрендәге ярминкәгә китәләр
-
19 сентябрь көнне Саба районы буенча шахмат ярышлары узачак
-
13 сентябрь - Сайлау көне
13 сентябрь - бердәм сайлау көне. Татарстанда сайлау хокукына ия 2 млн 933 мең кеше яши.
-
Атна саен 6-7 кеше алкогольдән агуланып үлә
Татарстанда бу елның 7 аенда 217 кеше исерткеч эчемлекләрдән агуланып үлгән. "Атна саен 6-7 кеше агуланып үлә", - ди Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасараы Алмас Имамов. Ә 35 меңнән артык эчкече учетта тора икән. - Ислам илләрендә алкоголизм мәсьәләсе юк диярлек, Ауропада аңа каршы көрәш бара. Ә бездә эчертеп акча...
-
Владимир Мединский мәктәп укучыларын 12 сәгать буе укытырга тели
Россия мәдәният министры Владимир Мединский, мәктәпләрдә укулар 8 сәгать 30 минутта башланып, 19 сәгатькә кадәр дәвам итәргә тиеш, дип белдерде. - Мәктәптә балалар белән тиешле күләмдә эш алып барылмый. Мин үзем дә әти - улым бишенче сыйныфка китте. Баланың иртән 8.30 сәгатькә мәктәпкә китеп, кичке 7 гә кадәр анда булуын...
-
Хаҗ кылу быел күпмегә төшкән
7 сентябрьдә Казаннан беренче 49 мөселман Согуд Гарәбстанына изге хаҗга сәфәргә очты. Алар арасында әлмәтлеләр дә бар. - Татарстанга 1500 кешегә квота бирелгән иде. Ни үкенеч, быел без 750 кешене генә туплый алдык. Моның сәбәбе доллар курсының кискен артуы. Юлламаның доллардагы бәясе элеккечә калды. Без турларны якынча мең долларга арзанайттык...
-
Өстенә авыш колга авып, 11 яшьлек бала үлгән
Авыл Сабантуе үткәрелә торган мәйданда уйнап йөргән 11 яшьлек малай авыш багана буйлап өскә менә башлый һәм егылып төшә. Агач кәүсәсе аның өстенә килеп төшә. Алган имгәнүләрдән баланың гомере өзелә. Фаҗига Балык Бистәсе районының Биектау авылында була. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Әлмәт таңнары