11 декабрь 2014 яңалыклары
-
Шәмәрдәндә узган күзләре күрмәүчеләр арасында өстәл теннисы ярышыннан фоторепортаж
-
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында район беренчелегенә шашка ярышлары үтте [фоторепортаж]
-
Яңа ел чыршысын иң матур итеп бизәүчеләргә 1 миллион сум акча бирелә
Татарстанның шәһәр, район һәм республика авыл җирлекләрендә Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәү буенча конкурс игълан ителде. Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин белдерде. Конкурс 2014 елның 20 декабреннән 2015 елның 25 гыйнварына кадәр үтә. Җиңүчеләр 1 февральгә кадәр билгеле булачак. Конкурс берничә номинация буенча уздырыла, фото-...
-
“Сәләт”нең 20 еллыгына багышланган тантаналы чарада районыбыздан 13 укучы катнашты
9 нчы декабрь көнне "Пирамида" күңел ачу үзәгендә "Сәләт"нең 20 еллыгына багышланган чараларны төгәлләүче "Сәләт" кичә, бүген, иртәгә" дип исемләнгән тантаналы чара узды. Оештыручыларның төп максаты - "Сәләт" үсешен күрсәтү. Әлеге кичәдә Саба районыннан район, республика, Россиякүләм конкурсларда, олимпиадаларда актив катнашкан 13 укучы катнашты. Кичә барышында Татарстан Республикасы президенты Р.Н....
-
Зәйдә 76 яшьлек әби лотереяга ярты миллион сум откан
Зәйдә 76 яшьлек хатын-кыз моменталь лотереяда 500 мең сум откан. "Бәхетле" билет аңа туган көненә оныгы бүләк иткән булган. Откан акчаларга әби оныгы белән Сочига барып кайтырга җыена. Ул шәһәрнең соңгы елларда ничекүзгәргәнлеген күреп кайтырга хыяллана, дип хәбәр итә "Зәй офыклары" газетасы. Татар-Информ.ру.
-
Сабада Шәүкәт Биктимеров исемендәге республика театр сәнгате конкурсы үтте [+фото]
Район сәхнәсе җыр-биюләрдән тынып тормый. 6 декабрьдә бирегә республиканың театр сәнгатен яратучы балалар җыйналды. Район "Балалар иҗат үзәге" муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе тарафыннан игълан ителгән Шәүкәт Биктимеров исемендәге театр сәнгате конкурсының беренче турында республикадан 38 коллектив катнашкан иде. Җиңү яулаган 9 коллектив кабат район сәхнәсендә үзләренең чыгышларын тәкъдим...