11 декабрь 2019 яңалыклары
-
ТНВ ОТР каналында тапшырулар вакытын биш сәгатькә кадәр озайтырга ниятли
Илшат Әминов “Россия иҗтимагый телевидениесе”ндә тапшырулар күрсәтү буенча бурычларны билгеләп узды.
-
Яңа елга искитмәле үрдәк пешерәбез
Күпләр Яңа елга берәр кош пешерергә гадәтләнгән. Русиялеләрнең күбесе бәйрәмгә каз яки тавык кыздыра. Каз пешерү рецептын инде куйган идек. Ә сез үрдәкне дә искиткеч тәмле һәм җиңел итеп пешереп булганын белә идегезме?
-
Киров дамбасы янында водолазлар боз астына төшеп киткән балыкчыны эзли
Ярдан 150 метр ераклыкта балыкчының киемнәре табылган урында боз калынлыгы өч сантиметрдан артмый.
-
ШАТЛЫК КИТЕРГӘН БӘЙГЕ
“Бәхетле кыйссалар” (“Счастливые истории”) фонды ел саен 10 яшьтән алып 17 яшькәчә язучылар һәм шагыйрьләр өчен Казанда Бөтенрәсәй күләмендә “Глаголица” бәйгесен оештыра. Яңа талантлар эзләү һәм аларны киләчәктә иҗат итәргә юнәлтү һәм киңәшләр бирү бу бәйгенең төп максатыннан санала.
-
ШАШКА УЙНАП ЯРЫШТЫЛАР
Инвалидлар ункөнлегендә “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, яшьләр эшләре һәм спорт булеге, инвалидлар оешмасы белән берлектә сәләтле балалар мәктәбе-интернатында мөмкинлекләре чикле балалар өчен шашка турниры үткәрделәр. Ярышларда районның 11 мәктәбеннән килгән 34 укучы интеллектуаль осталыкларын, фикерләү сәләтен арттырдылар. Балалар бик теләп катнаштылар, ярыш жылы атмосферада үтте. Бәйрәм азагында һәр катнашучыга акчалата буләкләр, истәлекле дипломнар тапшырылды.
-
Аяксыз калып та егылмаган
Язмыш дигәненең көтмәгәндә кешенең тез астына китереп суга торган мәкерле алымы бар.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының бу елның 11 аендагы эшенә йомгаклар ясалды
Эре мөгезле терлекләр санын арттыру буенча алдынгылар рәтендә - Мамадыш, Саба һәм Балтач районнары
-
Казанның баш аллергологы Наилә Рәхмәтуллина вафат
7нче шәһәр клиник хастаханәсенең аллергология үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Наилә Рәхмәтуллина озак авырудан соң вафат булды.
-
КӨТӘМ...
Әлфинур Вафина
-
Казанда Җиңү проспектында биш машина бәрелешкәнен видеога төшергәннәр
Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр юк.
-
Путин 31 декабрьне ял көне итү тәкъдимен караячак
Елда тагын бер ял көнен гамәлгә кертү турындагы мәсьәлә Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет утырышында катнашучыларның берсе тарафыннан әйтелде.
-
БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА – СӘЛАМӘТЛЕК
Халкыбыз сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә республика күләмендә күп эшләнә.
-
ПЕНСИЯ АЛДЫ ЯШЕНДӘГЕЛӘР УКЫТЫЛАЧАК
РФ Хөкүмәте карары белән 2024 елга кадәрге чорга пенсия алды яшендәге гражданнарга һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча махсус программа, шулай ук мондый укуларны оештыру планы расланды. Программа пенсия алды яшендәге гражданнарны дискриминацияләүгә юл куймый торган икътисади, социаль шартлар тудырырга, аларның хезмәт эшчәнлеген элеккеге, шулай ук һөнәри күнекмәләр һәм физик мөмкинлекләре нигезендә яңа эш урыннарында дәвам итәргә ярдәм итәргә тиеш.
-
Россиялеләр гадел минималь хезмәт хакы күләмен атадылар
Тикшеренү 2019 елның 19 ноябреннән 6 декабренә кадәр анонимлык шартларында электрон анкетаны тутыру форматында үткәрелде.
-
Эльмира Каһирова: «Филүс минем белән очрашмасын өчен шартлар куйдылар»
Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров һәм тормыш иптәше Эльмира Каһированың танышуына китергән сәбәпләр турында язган идек. Шушы көннәрдә Эльмира Каһирова язылучыларына бу тарихның дәвамын да сөйләде.