12 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Мишә авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү эшләре башкарылды
Фоторепортаж.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә «Яшьлегем хәтирәсе» кичәсе үтте
11 нче ноябрь көнне Мичәнбаш авыл клубы Олыяз мәдәният йорты белән берлектә «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Яшьлегем хәтирәсе» дип исемләнгән кичә уздырылдылар. Чарада катнашучылар актлар залында күңелле ял итү, аралашу өчен җыелдылар. Чара барышында конкурс-уен программасы, музыкаль викториналар, бию, җырлар оештырылды. Чара бик җылы һәм күңелле үтте. Оештыручыларга бәйрәм кунаклары бик күп рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
-
Ковид белән вәзгыять ничек?
Район үзәк хастаханәсеннән 10 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, районыбызда ел башыннан Cоvid-19 белән авыручылар саны 2028 кеше, шул исәптән пневмониядән дәваланучылар 1127 кешене тәшкил итә. Бүгенге көндә үпкә ялкынсынуы белән 108 кеше авырый, стационарда - 22 кеше һәм амбулатор 86 авыручы исәпләнә.
-
Шәймиевның җанисәп турындагы видеоролигын миллионнан артык кеше караган
Ике атна эчендә роликны Instagram, Tik Tok, ВКонтакте, Одноклассники кебек социаль челтәрләрдә һәм башка мәйданчыкларда 1 290 000 кулланучы карады.
-
13 ноябрьгә һава торышы
13 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Төнлә кар явачак. Көндез кар, җепшек кар. Кайбер районнарда буран. Көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, көндез +1..-3˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре бүләкләнде
Бүген, 12 нче ноябрь көнне, нәтиҗәле һәм намуслы хезмәтләре өчен Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов финансистларны тәбрикләп, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Эльмира Валеева белән Алсу Юнысовага Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Зөлфия Кәримова, Ләйсән Нәҗипова һәм Алия Шакирова Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
-
Ир-атлар озаграк яшиме, хатын-кызлармы?
Районыбызда демографик вәзгыять нинди? Яшь һәм күп балалы гаиләләр өчен эшләп килүче программалар үзен аклыймы? Туучылар, үлүчеләр саны республиканың гомуми күрсәткече арасында нинди урын били? ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсенең иҗтимагый советы рәисе Чулпан Ильдарханова белән район хакимиятендә төрле структура, ведомство, учреждение җитәкчеләре катнашында узган очрашуда сүз әнә шул хакта барды.
-
Татарстанда җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерү 22 ноябрьдән башлана
Вакцинация турындагы сертификаты булмаса, пассажирны төшереп калдырачаклар.
-
Икътисадчы Илдария
Ай арты ай үтеп, ел тәмамлануга, хуҗалыкларда башкарылган эшкә хисап җыелышлары башлана. Күмәк хезмәткә саннар белән дәлилләп гомуми нәтиҗә ясау, билгеләнгән планнарның ничек үтәлгәнен, кайсы тармакка акчаның күпме тотылганын бәйнә-бәйнә аңлату икътисадчыга йөкләнә. Хисап җыелышларында катнашуымнан чыгып, хуҗалыкларда еллык эшчәнлеккә тирән анализ ясаучылар исемлегенә иң элек “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесе баш икътисадчысы Илдария Вәлиеваны кертер идем.
-
Әлмәттә җиңел машина «КамАЗ» көпчәкләре астында калып изелгән, йөртүчесе урында һәлак булган
Авария бүген таң белән республиканың Әлмәт районында, Ак Чишмә авылы янында килеп чыккан.
-
АО «Транснефть – Прикамье» модернизировало автоматизированные системы управления технологическими процессами производственных объектов в Самарской области
АО «Транснефть - Прикамье» завершило комплекс работ по техническому перевооружению автоматизированных систем управления технологическими процессами (АСУТП) магистральных насосных станций №1 и №2 нефтеперекачивающей станции (НПС) «Елизаветинка» в Самарской области.
-
Сабабаш һәм Аккүл Бигәнәй өчен тавыш бирик
Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елда югары тизлекле Интернетка тоташтырылачак торак пунктлар өчен тавыш бирү өчен махсус бүлек ачылды. Кайсы авыллар күбрәк тавыш җыя, шуларга интернет алданрак булачак. Безнең районнан исемлеккә Сабабаш һәм Аккүл Бигәнәй авыллары кергән. Сатыш өчен 161 кеше тавыш биргән. Шул ук вакытта Арча районының Югары Симеткә якын Алан авылын 651 кеше яклаган. Чара 15 ноябрьгә кадәр генә дәвам итә.
-
Елыш авыл клубында "Өстәл уеннары дөньясында" дип исемләнгән уен чарасы үтте
10 нчы ноябрь көнне Елыш авыл клубында "Өстәл уеннары дөньясында" дип исемләнгән уен чарасы үтте. Өстәл уеннары баш миенең эшчәнлеген яхшырта һәм вакытны файдалы уздыру өчен иң әйбәт ысул булып санала. Ләкин иң мөһиме: үзара бер-берең белән аралашу өчен өстәл уеннары бик кирәк. Олылар һәм балалар зур кызыксыну белән "Руммикуб" һәм "Нарды" уеннарын уйнадылар. Вакытны файдалы уздырып, дуслары белән чын күңелдән аралашып, уен вакыты сизелми дә узып китте.
-
Олы Нырты авыл җирлегендә мәдәният йорты хезмәткәрләре "Башваткыч" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр
6 нчы ноябрь көнне Татарстанда Конституция көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан, Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган "Башваткыч" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Чарада катнашучылар республикада Конституция кабул итү тарихын белделәр һәм мәдәният сәнгать турындагы сорауларга актив җавап бирделәр. Уен вакытында патриотик җырлар, туган як, дуслык турында җырлар яңгырады, биюләр булды. «Башваткыч» уены тамашачыларда уңай эмоцияләр калдырды. Соңыннан барлык катнашучылар истәлекле бүләкләр алдылар.