12 декабрь 2015 яңалыклары
-
Районда яңа ел чыршысы бизәү буенчы бәйге бара
Саба муниципаль районы башлыгы Яңа елны бәйрәм итү чорында балаларның, яшьләрнең һәм район халкының ялын оешкан төстә үткәрү максатында, ата-аналарның һәм җәмәгатьчелекнең фикерен исәпкә алып Яңа ел чыршысын оештыру турында карар кабул итте. Район предприятиеләре, оешма-учреждениеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, торак милекчеләре ширкәтләре, муниципаль берәмлекләр, мәдәният, мәгариф һәм спорт учреждениеләре арасында Яңа...
-
Төмәндәге ярышлардан Рушан 2нче призлы урынны алып кайтты
Төмәндә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган һәм күзләре начар күргән спортчылар арасында чаңгы спорты һәм биатлон буенча старт алган Дөнья кубогының I этабында райондашыбыз, Параолимпия чемпионы Рушан Миңнегулов уңышлы чыгыш ясый. Ул LW 2-9 классында 10 километрга узышта 2нче призлы урынны алды. Төмәндәге ярышлар 10 декабрьгә кадәр дәвам итә.
-
Татарстанда сөт ташучы машина күпердән мәтәлгән: йөртүчесе үлгән
Юл-транспорт һәлакәте 10 декабрьдә, караңгы төшкәч - 18:15 сәгатьтә була. Алексеевск районыннан ярымтагылма арбалы сөт җыю машинасы Нурлат районы Сәләнгеш янындагы кечкенә күпердән төшеп китә. Күпер култыксасы җимерелә, кабина ычкына, сөт Сәләнгеш елгасы кушылдыгына агып бетә, дип яза "Дуслык" газетасы. Һәлакәт булган урында машина йөртүче - 1963 елгы ир-атның гомере...
-
"Евровидение-2016"га кем барасы билгеле булды
"Евровидение 2016" халыкара җыр конкурсы киләсе елның маенда Швециядә уза. 2015 елны Россия Полина Гагарина "A Million Voices" җыры белән әлеге конкурста икенче урынны алган иде. Ә килсе елга исә Россия исеменнән әлеге мәртәбәле конкуста Сергей Лазарев чыгыш ясый. Сергей Instagramда тамашачыларның аның өчен тавыш бирүен үтенгән. Шәһри Казан
-
Айсылу Леронны кабат ял көтә
- Кызым Фәридә белән балалар бакчасында узачак бәйрәмгә әзерләнәбез. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чарада икәүләшеп бишек җыры башкарачакбыз. Улым Нуриханга февральдә ике яшь тула. Аны да җәй көне бакчага бирдек. Кечкенә булганга, шәхси балалар бакчасына тукталдык. Бик яратып, ошатып йөри. «Татар радиосы»нда ди-джей булудан тыш, пиар-менеджер вазифасын да...
-
Хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп
Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен җаваплылыгы чикләнгән "Саба" җәмгыяте тракторчысы Фәнит Фәхрислам улы Шәйхелисламов, шоферы Сәйдәш Әнвәр улы Галиев, машина паркы мөдире Илшат Тимерхуҗа улы Минанхуҗин Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен җаваплылыгы чикләнгән "Шытсу" авыл хуҗалыгы предприятиесе тракторчысы Равил...
-
Район үзәк хастаханәсенең тудыру бүлеге вакытлыча ябыла
Ремонт башлану сәбәпле, район үзәк хастаханәсенең тудыру бүлеге 14 декабрьдән вакытлыча ябыла. Бәби көткән аналарның Теләче хастаханәсенә мөрәҗәгать итүләре сорала.
-
"Кеше һәм табигать" республика конкурсларында сабалылар ике призлы урын алып кайттылар
Сишәмбе көнне Казанда "Эколидер", "Кеше һәм табигать республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Әлеге бәйгенең "Урман һәм агач эшкәртү сәнәгате" номинациясендә Саба урман хуҗалыгы - 1нче, "Авыл җирлекләре биләмәләрендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлары өчен" номинациясендә Шекше авыл җирлеге 2нче урынны алды.
-
14 декабрьдә прокуратура органнарында гражданнарны кабул итү көне
14 декабрьдә Татарстан Республикасы прокуратура органнарында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәреләчәк. Саба районы прокуратурасында бу көнне хокук саклау органнарына сораулары булган кешеләрне 12 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр кабул итәләр. Тел: 2-32-80.
-
Россия Конституциясе көне белән, райондашлар!
"Хөрмәтле райондашлар! Яңа ел алдыннан билгеләп үтелүче иң төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан ихлас котлыйбыз.