13 июнь 2013 яңалыклары
-
Җанга сихәт, тәнгә дәва - “Зөлхиҗҗә” чишмәләре
Районыбызның Олы Кибәче авылы уртасында илгә-көнгә иминлек теләп челтер-челтер чишмә агып утыра. Чишмәнең дә ниндие әле! Җиде улаклы "Зөлхиҗҗә" чишмәсе. Аның турында Алинә Сәфиуллина җырлар да башкара.
-
“Рубин”ның өч уенчысы 33 иң яхшы футболчы исемлегенә кергән
Мәскәүдә РФС башкарма комитетының чираттагы утырышы узды, анда 2012-13 нче еллар сезоны нәтиҗәләре буенча, Россия чемпионатының 33 иң яхшы футболчысы исемлеге расланган. Исемлеккә "Рубин"ның өч уенчысы Кристиан Ансалди, Гекдениз Карадениз һәм Роман Еременко кергән.
-
Сатуга куркыныч рәсемле тәмәке каплары чыкты [фото]
Тәмәкегә каршы законның тагын бер положениесе гамәлгә керде. Хәзер тәмәке капларында кисәтү язулары гына түгел, ә куркыныч рәсемнәр дә сурәтләнәчәк. Ул рәсемнәрдә (алар барлыгы 12 төрле) тәмәке китереп чыгарган чирләр, черек тешләр, үле туган сабыйларның фотолары да булачак. Шул рәвешле тәмәкене ташлаучылар саны артыр дип көтелә.
-
Татарстанда “Мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе башланды
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән бергә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы "Мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясен игълан итә. Әлеге акция ярдәмендә предприятие һәм оешма җитәкчеләре, банкирлар, сәүдә фирмалары һәм челтәрләре директорлары, эшмәкәрләр, үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм укыту өчен, заманча шартлар...
-
Сабада Россия көнен билгеләп үттеләр [фото]
-
Игътибар: фотоконкурс!!!
Инде вәгъдә иткәнебезчә, яңа фотоконкурска старт бирәбез.
-
Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары география һәм рус әдәбиятыннан БДИ тапшыра
13 июньдә имтихан география һәм рус әдәбиятыннан узачак. Шуның белән төп аралыктагы имтиханнар вакыты төгәлләнә. 15 - 19 июньдә резерв көннәре. 9 сыйныф укучылары йомгаклау аттестациясен инде төгәлләде. Алар өчен 11, 14 июньнәрдә резерв көннәре.