13 июнь 2015 яңалыклары
-
Абхазия Премьер-министры: "Безгә Татарстан ирешкән нәтиҗәләр ошый"
Кичә ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Абхазия Премьер-министры Артур Миквабия белән очрашуы узды. Искәртеп узабыз: Абхазия Республикасы Премьер-министры кичә Казанга эш визиты белән килгән иде. Журналистлар белән әңгәмәдә ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев сөйләгәнчә, бүгенге очрашуда ике республиканың алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышынган....
-
Владимир Путин: "Берәү дә Россияне үз форматына үзгәртә алмас"
Россия халкы илнең яңа тарихындагы 25 елда үзенең тамырларын, Ватанга тугрылыгын саклап кала алды, шуңа да берәү дә Россияне үз форматына үзгәртә алмас, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин.
-
Рөстәм Миңнеханов Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты объектларын карады
Кичә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елда Казанда узачак Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты объектларын карады. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Азат Кадыйров, республика министрлык һәм ведомство вәкилләре,...
-
БДИ тапшырганнан соң бер укучы үз-үзенә кул салган [+фото]
Җәмгыять белеме фәненнән имтихан тапшырып чыккач, 18 яшьлек егет фани дөньядан китәргә карар кылган. Әлеге фаҗига Кайбыч районында була. Әнисе сөйләвенчә, егет мәктәптән соң юридик институтка укырга керергә хыялланган. Шуңа да әлеге фәннән имтиханга бик дулкынланып әзерләнгән. 8 июнь көнне имтиханнан соң, Денис аны начар тапшырдым дигән фикергә килә. -...
-
Чәйнүк”ләргә тизлек арттырырга ярамаячак
Машина йөртү тәҗрибәсе ике елдан азрак булганнарга сәгатенә 70 километрдан артык тизлек белән йөрергә ярамаячак. Шундый тәкъдим белән Россиянең Эчке эшләр министрылыгы чыккан. Искәрмә булып хәрби хезмәт үтәүчеләр генә булачак. Шулай ук, тәҗрибәсе булмаган мотоцикл йөртүчеләргә пассажир утыртырга рөхсәт ителмәячәк. Тиздән юл кагыйдәләре билгеләрендә "Башлангыч шофер" дигән тамга да барлыкка...
-
Казанда ир-атны тереләй яндырганнар
Әлеге вакыйга булган урынга килгән полиция хезмәткәрләре дә күргәннән шаккаталар. Казанда Октябрьская урамындагы 12 нче йортта яшәүчеләр интектереп үтерелгән ир-ат гәүдәсен күреп чакырткан була аларны. Ир-ат гәүдәсе подъездда чалбарлары төшерелгән хәлдә табыла. Тәнендә исә күп санда пешкән урыннар була. Йортта яшәүчеләр әйтүенчә, әле төнлә генә аны исән килеш күргәннәр. Вакыйга...
-
Гөлназ Солтанова өченче тапкыр әни булырга җыенамы [+клип]
Бу сорауга җавапны сез җырчы Гөлназ Солтанова һәм аның кызы Амелиянең "Кирәк түгел сагыш" дип аталган җырга төшерелггән клипны карагач белерсез. Туйлар.ру
-
Альбина Гайзуллина: «Рөстәм беренче курстан ук артымнан йөрде»
Орчык кадәр генә бу яшь ханымга карап торасың да, каян шул кадәр энергия ала икән дип уйлыйсың. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының сәләтле артистларының берсе, артист Рөстәм Гайзуллинның тормыш иптәше, әти-әниләре кебек бик тә шаян-шук ике малай әнисе Альбина Гайзуллина турында әйтүем. Ул әле Казан дәүләт мәдәният...