13 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Бүген төнлә томан төшүе көтелә
14 сентябрьгә каршы төндә Саба районы буенча томан төшүе ихтимал. Тәнлә белән юлларда йөрүче дуслар, юлларда саграк һәм куркынычсыз тизлек белән йөрүегез сорала!
-
Урманчылар ярышыннан [фоторепортаж]
Кичә, 12 сентябрь көнне, Ленин урман участогында урнашкан Урманчылар бистәсендә Саба районы урманчылары урасында ярышлар булып узды.
-
Сайлаулар ахырына якынлаша [фоторепортаж]
-
Сайлаулар дәвам итә [+фото]
Сайлаулар барышында сайлау участокларында халык саны кимеми. Сайлауларга халык агылып тора.
-
Биш районда урып-җыю эшләре тәмам
Бүген Министрлар кабинетында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2015 елның сигез аенда авыл хуҗалыгындагы нәтиҗәләрне җиткерде. Министр сүзләренчә, сигез ай эчендә 804,9 мең тонна сөт җитештерелгән, 2014 ел белән чагыштырганда, бу 4 процентка күбрәк. Быел бер сыердан 5020 кило сөт чыгар, дип көтелә. Тавыклар да сөендерә -...
-
Агымдагы елда авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә сөт күләме бер сыерга 5020 кг тәшкил итәчәк
2015 елда авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә сөт күләме бер сыерга уртача 5020 кг тәшкил итәр дип көтелә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын...
-
Шәмәрдәндә урнашкан сайлау участогыннан [фоторепортаж]
Шәмәрдәнлеләр сайлауларга иртә таңнан сайлау участоклары ачылуга ук килеп тавышларын бирә башладылар.
-
Татарстаннан сыер савучы Бөтенроссия тармак конкурсында икенче урынны алды
ТРның Кайбыч районы "Ак Барс Кайбыч" ҖЧҖнең 3 нче филиалы сыер савучысы Мария Таймасова Түбән Новгород өлкәсендә сыерларны машина белән саву операторлары арасында Бөтенроссия конкурсында икенче урынны алган. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте белдерә. Конкурс 8-10 сентябрьдә Түбән Новгород өлкәсе Дальнеконстантиновск районында «Тепелево» ААҖ базасында...
-
Саба районында 40 сайлау участогы ачылды
Саба муниципаль районында Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына сайлаулар сәгать иртәнге 7.00 дә 40 сайлау участогында башланып китте. Сайлау участокларының һәрберсендә бәйрәм рухы, җыр-музыка яңгырый. Сайлаучылар иртәдән үк күтәренке кәеф белән, актив, бердәм рәвештә, сайлау участокларына агыла. "Сайлау участогы ачылганчы ук халык үзенең тавышын бирергә чиратка баскан иде...
-
Мәккәдәге әл-Хәрам мәчетенә ауган төзелеш краны аркасында 100дән артык кеше үлгән [фото +18]
Нәтиҗәдә 107 кеше һәлак була, 238 е җәрәхәтләнә. Реконструкция максатыннан кулланылган кранның авуына көчле җил һәм яңгыр сәбәпче булган дип фаразлана. Вакыйга булган вакытта мәчет территориясендә 800 мең кеше булган. Матбугат.ру Әлмәт таңнары
-
Татарстанда иң өлкән сайлаучыга 109 яшь
Бүген Татарстанда республика Президенты һәм муниципаль берәмлекләргә сайлаулар уза. Сайлауда тавыш бирүченең иң өлкәненә 109 яшь. Ул - Кадерниса әби Шафигуллова, Әлмәт районында яши. Татарстанда 168 кешегә бүген 18 яшь тула. Тавыш бирүне 3 меңнән артык кеше күзәтә. Татарстанда 2802 сайлау участогы эшли. Интертат.ру
-
Һәр бала үз хокукларын белергә тиеш
Республикабызда балалар хокукларын пропагандалаган бәйгеләр күп түгел. Ләкин һәр сабыйга үз хокукларын белү зарур. Бала аларны укып кына түгел, ә гамәлдә кулланырга өйрәнсә, тагын да яхшырак. Шул нисбәттән, "Бала - хокук дөньясында" дигән мәгълүмати-социаль видеороликлар республика конкурсы быел икенче тапкыр уздырыла. Инде былтыргы "беренче коймак" та бер дә төерле булмаган,...
-
Байлар Сабасында урнашкан №2482 сайлау участогыннан [фоторепортаж]
-
Сайлаулар башланып китте
Бүген, 13 сентябрь көнне, иртәнге 7 сәгатьтә Саба районы буенча сайлаулар башланып китте. Район җитәкчеләре инде үз тавышларын бирделәр. Сайлауларга ашыгыгыз, дуслар!