14 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов «Рубин» хакында: Нәтиҗәгә карамастан, без команданы яратырга тиеш
Татарстан Президенты җанатарлар да команда нәтиҗәләренә йогынты ясый дидп саный.
-
Синоптиклар быелгы яз җылы булыр дип фаразлый
Климатик яз март азагында башланачак.
-
«Тычкан килә, бәхет алып килә!»
13 гыйнвар көнне үзәк чыршы янында Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тычкан килә, бәхет алып килә!» − исеме астында чыршы ябылу тантанасы оештырдылар. Бәйрәм чарасы төрле күңел ачу уеннарыннан, кызыклы бәйгеләрдән һәм матур концерт номерларыннан торды. Шунда булган барлык халык рәхәтләнеп уеннарда катнашып, концерт номерлары карап, биеп чын күңелдән ял иттеләр.
-
Киләсе тәүлектә явым-төшем көтелми
Төнлә һава температурасы минус 2-4 градус, көндез 0 градустан минус 2 градуска кадәр булачак.
-
«Ак Барс» хоккейчылары буллит бәрүләрдә «Амур» командасыннан өстен чыкты һәм җиңде
«Ак Барс» киләсе уенын Кытайда үткәрәчәк.
-
Гарәев Илнур Габделбәр улы истәлегенә традицион хоккей турниры
2020 елның 12 гыйнваренда Тимершык авыл бозында Гараев Ильнур Габделбар улын искә алып хоккей ярышы үткәрелде. Ярышта 5 команда катнашып, 1 нче призлы урынны Саба Ветераннар командасы, 2 нче призлы урынны Тимершык командасы, 3 призлы урынны Шемордан хоккейчылары яулады. Җиңүчеләр кубок, грамота һәм акчалата бүләк белән бүләкләнделәр.
-
Азнакай районы башлыгы аерылышырга теләүчеләрне үзе кабул итә
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин 5 балалы гаиләне таркалудан саклап калган.
-
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Авылда гражданнар инициативаларын гамәлгә ашыру буенча проект офислары» конкурсында катнашуга чакыра
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елда Россия авыл яшьләре берлеге яшь активистлар үз инициативалары белән авылларны үстерү өчен шөгыльләнәчәк проект офисын - гражданнар активлыгына ярдәм итү һәм аны үстерүнең тотрыклы инфраструктурасын төзергә сәләтле командаларны ачыклау буенча конкурс уздыра.
-
Арча районындагы коточкыч авариядә өч кешенең гомере өзелгән
Бүген Кырлай авылы янында «Рено» һәм «Тойота» автомобильләре маңгайга-маңгай бәрелешкән.
-
Кытайдагы вирус белән бәйле рәвештә, Казан аэропортында санитар контроль арткан
Марина Патяшина сүзләренчә, Кытайдагы пневмониягә охшаш очраклар Россиядә әлегә теркәлмәгән.
-
Филиппиндагы уянган вулкан янында булган Казан туристлары куркыныч урыннан китә алган
Рената Смирнова, Тааль вулканы уяну сәбәпле, гаиләсе белән куркыныч астында калган.
-
Татарстан – әйләнә-тирә мохитне саклауга инвестицияләр кертү буенча лидер төбәк
Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Сергей Аноприенко катнашында ТР Экология һәм табигый ресурслар, Урман хуҗалыгы министрлыкларының уртак коллегия утырышы уза.
-
Роберт Миңнуллин Салават Фәтхетдиновны күкнең җиденче катында "тоткан"
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин үзенең инста битендә җырчы Салават Фәтхетдиновның күңелле фотоларын урнаштырган. Җырчыны ул 10 гыйнвар көнне булган юбилее белән тәбрикләгән. Беренче фотоны әдип үзе төшерән : «Салаватның бу портретын үзем төшергән идем… Самолетта… Бакудан кайтып барганда… Күкнең җиденче катында…», дип язган ул.
-
Яңа ел конкурсына нәтиҗә ясадык
Фоторепортаж
-
Шәмәрдән - Казан поезды яңа җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк
Үзгәрешләр 15-нче гыйнварда үз көченә керә.