14 декабрь 2014 яңалыклары
-
Россиянең югары сыйныф укучылары стипендия ала башларга мөмкин
Россия Дәүләт Думасы депутаты Вадим Соловьев "Россиядә белем бирү турында"гы Федераль законның 36 нчы "Стипендияләр һәм башка акчалата түләүләр" маддәсе һәм "Гомумбелем" бүлегенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерли. Үзгәрешләр нигезендә, илдә гомум урта белем бирү учреждениеләрендә укучылардан интеллектуаль резерв институты төзү, шулай ук сәләтле укучыларга финанс ярдәме системасы оештыру...
-
Районыбызда авыл җирлекләре һәм хезмәт коллективлары арасында мини футбол буенча районы чемпионаты башланып китте
Районыбызда авыл җирлекләре һәм хезмәт коллективлары арасында мини футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты башланып китте. Саба зонасында 4 группада барысы 24 команда уйныячак. Шәмәрдән зонасында командалар өчен җирәбә 15 декабрьдә кичке сәгать 7дә үткәреләчәк. Саба зонасында 9-10 декабрьдә командаларның беренче уеннары үткәрелде.
-
Районыбыз спортчылары ярыштан 5 алтын медаль алып кайттылар
Ноябрь ахырында Казанда 17 район, 5 шәһәр командасы катнашында Татарстан Республикасы инвалидларының II спартакиадасы финал ярышлары узды. Районыбыз спортчылары ярыштан 5 алтын медаль алып кайттылар. Илмир Әхмәтов (Олы Нырты), Зилә Галиуллина (Саба), Раил Галиәкбәров (Шәмәрдән), - өстәл теннисы, Зилә Габдерахманова (Сабабаш), Азат Сәмигуллин (Өтернәс) җиңел атлетикада барлык көндәшләреннән өстен чыктылар....
-
Район үзәгендә Кыш бабайлар парады һәм Яңа ел чыршысын ачу тантанасы 27 декабрьгә билгеләнде
11 декабрь көнне Саба районында Яңа ел бәйрәменә әзерлек һәм аны үткәрү комиссиясенең утырышы булды. Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев оешмаларның Яңа ел бәйрәменә әзерлеге белән таныштырып узды. Иң яхшы әзерләнгән оешмалар арасындагы уздырылачак конкурсны билгеләп үтте. Район үзәгендә Кыш бабайлар парады һәм Яңа ел...
-
«Һава фонарьларын» тиешсез урында җибәрүчеләргә - 200 мең сумга кадәр штраф
Тиздән яңа ел каникуллары җитә, шул сәбәпле ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырырга ашыга. Төрле шартлаткыч «уенчыклар» белән икеләтә сак булырга кирәк. Бер яктан янгын чыгару куркынычы булса, икенче яктан штраф чәпәп куюлары да ихтимал. Әйтик, беренче карашка куркынычсыз тоелган «һава фонарьларын» тиешсез урында җибәргән...
-
Республикада эшсезләр саны 14 меңнән артып киткән
Республикада эшсезләр саны 14 меңнән артып киткән. Әле бу халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә торучылар гына. Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе дип Лаеш һәм Актаныш районнарын атарга була: анда эшсезлек 0,2 һәм 0,3 процентны тәшкил итә. Югары Ослан һәм Буада да эшсезләр әллә ни күп түгел: 0,51 һәм 0,52...