15 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов ишегалларындагы карны тиешенчә чистартмаган өчен тәнкыйтьләде
Иртәгә дә Татарстанда буранлы һава торышы сакланачак.
-
Алдагы көннәрдә Татарстанда кар һәм көчле җил көтелә
Юлларда бозлавык сакланачак.
-
Бүген Сабада 2022 елның беренче никахы теркәлде
Бүген Саба мәдәният йортында тантаналы рәвештә 2022 елның беренче никахы теркәлде. Бәхетле парлар Саба яшьләре - Диләрә һәм Рәзил Нигъмәтовлар. Яшьләрне әти-әниләре,туганнары, үзләре хезмәт куйган оешма җитәкчеләре, дуслары тәбрикләде. Район башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов район башлыгы исеменнән яшь парларга истәлек бүләкләре тапшырды. Яшьләрне котлыйбыз,тигез имин тормыш өлфәт мәхәббәт,сау-сәламәт бәбиләр телибез!
-
Килдебәк авыл мәдәният йортында «Искечә Яңа елны күңелле каршылыйбыз» бәйрәм кичәсе узды
13 гыйнвар көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында «Искечә Яңа елны күңелле каршылыйбыз» исемле бәйрәм кичәсе оештырылды. Ял кичәсе программасына музыкаль-уенннар, биюләр кертелгән иде. Тамашачылар төрле-төрле уеннарда катнаштылар, биеделәр, күңелле итеп вакытны үткәрделәр.
-
Белгеч: Эшен югалткан кешеләр вакытыннан алда пенсиягә чыга ала
Аны исәпләгәндә картлык буенча иминият пенсиясен исәпләү алгоритмы кулланыла.
-
Бигәнәй мәдәният йортында «Яңа ел ишек шакый» дип исемләнгән ял кичәсе үтте
13 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Яңа ел ишек шакый» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Алып баручылар барысын да Иске Яңа ел белән котлап сәламәтлек, уңышлар, мәхәббәт һәм гаилә җылысы теләделәр. Чарада катнашучылар өчен төрле уеннар һәм конкурслар белән программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә Кыш Бабай һәм Кар кызы килде. Чыршы утларының яктысында алар күңел ачтылар, биеделәр, җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр. Кичә күңелле узды. Барысы да өйләренә күтәренке кәеф белән таралыштылар.
-
Татарстанда укытучыларга шәхси ноутбуклар сатып алачаклар
Татарстан дәүләт, муниципаль һәм башка мәгълүмат системаларына, шулай ук интернетка куркынычсыз керү мөмкинлеген тәэмин итәчәк.
-
Олыяз мәдәният йортында Искечә Яңа ел бәйрәме үтте
Фоторепортаж.
-
«Кол Шәриф» архитекторы: Җәмигъ мәчете төзү өчен Казансуның уң ярын сайлау уңышлы
«Мәчетнең бөтен матурлыгы суда чагылачак», — диде мәчетләр буенча белгеч.
-
«Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабының беренче туры узды
13 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә 2021-2022 уку елында «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабының беренче туры узды. Конкурсның район этабында катнашу өчен Саба муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларыннан 18 гариза бирелгән иде.
-
1 июльдән Татарстанда суга тариф 4,7 процентка артачак
Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә билгеле булды.
-
Исәнме, Тенеки бабай
Эш буенча кая гына барырга туры килсә дә, сәфәр чыгып юл йөргәндә, авыллар исемнәре турында уйланырга яратам. Ни өчен шулай атаганнар? Ә нигә андый исемле авыллар берничә? Мәсәлән, үзебезнең райондагы Букмыш, Борынча, Ташлы елга, Шайтан елга, Ямбулат, Кәҗи Саба авыллары ни сәбәпле Кызыл Мишә, Сатыш, Мәртен, Урта Саба, Юлбат, Килдебәк авылларына әйләнеп киткән? Ә Тенеки авылының төп атамасы халык телендә - Паричкури, архив документларындагыча язсак, По речке Уре авылы икәнен белә идегезме? Ә бу авылның Мичән авылы белән бәйләнешен?
-
Эзмә мәдәният йортында «Иске Яңа ел» исеме астында Яңа ел кичәсе булып узды
Яңа ел - әкият һәм тылсымлылык бәйрәме, могҗиза һәм бүләкләр, яңа өметләр һәм иң яхшы һәм якты киләчәккә ышаныч бүләк итә торган бәйрәм. 13 гыйнвар көнне Эзмә мәдәният йортында «Иске Яңа ел» исеме астында Яңа ел кичәсе булып узды. Кичәгә килүчеләрнең барысы да бүләкләр һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.
-
Олы Нырты авыл җирлегендә “Искечә Яңа ел белән“ бәйрәм кичәсе узды
Олы Нырты мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре “Искечә Яңа ел белән“ дип аталган бәйрәм кичәсе оештырдылар. Дәртле биюләр, күңелле җырлар, кызыклы уеннар белән үрелеп барган кичәдә авыл халкы рәхәтләнеп күңел ачтылар. Төрле еллар музыкасыннан торган дискотекада биеделәр. Һәркем бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралды.
-
2022 елда җылылык тарифлары артачак
Июль аеннан Татарстанда җылылык энергиясенә тариф уртача 6,7 процентка артачак.