15 июль 2018 яңалыклары
-
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә
Россия башкаласында узачак бәйрәмдә Татарстан җитәкчелеге һәм Мәскәү мэры Сергей Собянинның катнашуы көтелә.
-
Силуанов пенсия реформасы булмаган очракта пенсияләрнең кимиячәге турында сөйләгән
Россия финанс министры сүзләренчә, пенсия яшен арттырмаган очракта, Россиядә алмаштыру коэффициенты 20 процентка кадәр түбәнәячәк.
-
Балтач районы Борбаш авылында мөселман балалар Сабан туе дәвам итә
Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе быел 11нче тапкыр үткәрелә.
-
Илсөя Бәдретдинова туган авылында бәйрәм оештыра
Лениногорск районы Иске Шөгер авылы бәйрәме 19 августка билгеләнгән.
-
2019 елда Бөтенроссия авыл Сабан туеның кайда үтәчәге билгеле
Татар халкының милли бәйрәме Самара өлкәсе Камышлы районында узачак.
-
Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм боз булачагы турында кисәтә
Яшенле яңгыр вакытында кыска вакытлы көчәючән җил исүе көтелә.
-
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Футбол буенча чемпионатка багышланган Гала-концертта булды
Гала-концерт Мәскәүнең Зур академия дәүләт театрында узды.
-
2018 елда “Безнең яңа укытучы” бәйгесендә грант алучылар исемлеге расланды
1нче сентябрьгә кадәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, эш бирүче һәм грант алучы арасында өч яклы килешү төзелә.
-
Бөгелмәдә “Ефәк юл” халыкара раллида катнашучылар парады узды
Парадта “КАМАЗ-Мастер” командасы раллиның яңа йөк машинасын тәкъдим итте.
-
Рус хатыны 70 кешелек татар авылында Фирдүс Тямаевны чакырып Сабан туе ясаган (ФОТО)
Губанкүл – Елховка районының кечкенә бер татар авылы. Рәсми рәвештә анда җитмешкә якын кеше теркәлгән, ә даими яшәүчеләр саны аннан да ким. Шуңа да бер ел элек бу авылда гөрләтеп Сабан туен үткәрүгә күпләр гаҗәпләнгән иде. Күп чыгымнар таләп ителү сәбәпле, милли бәйрәмебезне кайбер зур авыллар да үткәрә алмый бит.
-
Татарстанда туып-үскән Ольга Яфаркина йөз дүртенче туган көнен каршылаган
Хәзерге вакытта йөзьяшәр әби Чувашиянең Шумерли шәһәрендә гомер итә.
-
Уфада яшәүче хатын-кыз янгын чыгарган күршеләреннән суд аша 2,5 млн сум акча алган
Башкортстан Югары суды күршеләр арасындагы низагка нокта куйган.
-
Миңнеханов Татарстанның Федераль атом-төш үзәге белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде
Татарстан Президенты кичә Снежинскта Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институтында булды.
-
Быел Питрау батыры булып көрәшче Раил Нургалиев танылды
Батырга төп приз - автомобиль алу өчен акчалата сертификат тапшырылды.
-
Мамадышта “Керәшен чибәре-2018” билгеле булды
Питрау бәйрәмендә 2004нче елдан башлап үткәрелә торган "Керәшен чибәре" бәйгесендә 12 кыз көч сынашты.