15 июль 2020 яңалыклары
-
Җәйге яллар ничек уза?
Укучыларның җәйге яллары дәвам итә. Кемнәрдер каникулны өйдә, табигать кочагында уздырса, икенчеләр лагерьларда, төрле аланнарда ял итүне өстен күрә.
-
Көн саен янгынга китте
Бу көннәрдә районда янгыннар ешайды. Узган җомгада Югары Шытсу авылында көндезге сәгать 11ләр тирәсендә шәхси хуҗалыкларның берсендә янгын чыгып, тавык-чебиләр тотылган сарай янды. Хәзер ут чыгуның сәбәпләре ачыклана.
-
Татарстанның акцизлы товарлар сатучылары субсидия алачаклар
Коронавирус пандемиясеннән аеруча зыян күргән тармакларда эшләүче эшмәкәрләр ярдәм алачак.
-
Татарстан яшьләре авылда үз урыннарын табалар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының «Республика үзәгеннән талантлар: яшьләр/проектлар/тарихлар» проекты старт алуы турында хәбәр итә. Аның кысаларында без агросәнәгать тармагында үз урынын тапкан яшь кешеләр, авылда эшләү турында сөйләячәкбез.
-
Россия туристларын сигез ил кабул итәргә әзер
Шулай да россиялеләр өчен бу илләргә сәяхәтләр 17 июльдән һәм 1 августтан ачык булачакмы, әлегә расланмаган.
-
Татарстан хакимияте урманнарга баруны чикләде
Чикләү чаралары өч атна дәвамында гамәлдә булачак.
-
ТАССРның 100 еллыгы сайтында «Татар дөньясы» дигән уникаль китап пәйда булды
Китап нигезенә тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләр салынган, әмма шул ук вакытта материал гади һәм кызыклы тел белән язылган.
-
Сыерларга да эссе – сөтләре кими
Узган жомгада район башлыгы Рәис Миңнеханов “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Йосыф-Алан фермасы базасында район хуҗалыклары җитәкчеләре белән терлекчелектә 2020 елның беренче яртысы йомгакларына багышланган киңәшмә үткәрде.