15 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Аналар көне уңаеннан газетабызда игълан ителгән иҗат бәйгесенә килгән хатларны барлыйбыз
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Аналар көне уңаеннан газетабызда игълан ителгән иҗат бәйгесенә язмалар кабул итүне дәвам итәбез. Хатларыгызны үрнәк алырлык аналарга багышлап та, башкаларга гыйбрәт булырлык мисаллар белән дә, катлаулы язмышлар турында да яза аласыз. Иң мөһиме - башкаларны уйландырырлык булсын. Әлбәттә, язмаларның барысын да газетабызда бастыру мөмкин булмас....
-
Бер ел армиядә булганнан соң да солдат киемен салырга ашыкмаган Айнур Кәримуллин белән әңгәмә
Белүебезчә, ир-егет үз гомерендә өч шартны үтәргә: өй салырга, агач утыртырга һәм ул үстерергә тиеш.
-
Сабада авыр хәлдә калган гаиләләр һәм балалар өчен юридик консультация үткәрелә
20 ноябрь - Бөтендөнья Балалар көне уңаеннан "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә авыр хәлдә калган гаиләләр һәм балалар өчен бала хокукларын яклау буенча бушлай юридик консультация үткәрелә (телефон:2-40-68).
-
Сабада әти-әниләр балаларының төнлә урамда йөрүләре өчен җавап тоттылар, бер студентны уку йортыннан читләштерделәр
Саба муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендә үткән чираттагы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән кергән 15 материал каралды. Бүген җәмгыятьтә иң куркыныч, аяныч проблемаларның берсе - гаиләдә ана кеше даими эчкечелек белән шөгыльләнү сәбәпле, социаль яктан авыр шартларда калган балалар язмышы....
-
Сәләтле балалар мәктәбе укучылары Скандинавия илләренә сәяхәт кылып кайтты [+фото]
Без - сәләтле балалар мәктәбеннән бертөркем укучылар көзге каникулда Скандинавия илләренә сәяхәт кылдык. Башта Казаннан Петербургка кадәр поезд белән бардык. Аннан соң су юлы белән Финляндия, Швеция, Эстониягә чыктык. География дәресләрендә картадан гына күреп белгән Балтыйк диңгезе буйлап йөздек, матур шәһәрләр күрдек. Шәһәрләрдәге чисталык, андагы халыкның якты йөз белән каршы...