15 декабрь 2019 яңалыклары
-
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз һәлак булган
Юл-транспорт һәлакәте Усад — Комлы Кавал юлында төнге өчтә килеп чыккан.
-
Татарстан синоптиклары бозлавык, көчле җил һәм буран турында кисәтә
Республика юлларында бозлавык саклана.
-
Әлмәттә янгыннан алты өлкән кешене һәм бер баланы коткардылар
Янгын сүндерүчеләр фатир хуҗаларын өйдән баскыч ярдәмендә чыгарды.
-
Атна башында Татарстанда юеш кар көтелә
Якшәмбе көнне республика территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә.
-
Чирмешән юлында «КамАЗ» йөк машиналары һәлакәтендә бер кеше имгәнгән
Бер йөртүчене Әлмәт хастаханәсенә озатканнар.
-
Ләйлә Фазлыева: Казанда киберспорт буенча дөнья чемпионатларын уздыруга омтылабыз
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары сүзләренчә, Татарстан киләчәктә тагын Россия кубогын уздырырга мөмкин.
-
Бүлмә гөлләренә кышын игътибарны киметмәгез
Кыш бүлмә гөлләренә дә сынау алып килә. Аларга шиңәр өчен әллә ни күп вакыт кирәкми. Тиешле тәрбия һәм игътибар җитмәсә, гөлләр кибеп, үләчәк. Җәй буе шау чәчәктә утырган гөлләрегезнең кышын да тәрәзә төбен ямьләндереп торуын теләсәгез, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.
-
Алсу Фазлыева Марат Мухинның туеннан беренче ФОТОларны күрсәтте
Кичә танылган композитор, аранжировкалар остасы Марат Мухинның туе гөрләп узган. Мәҗлестән беренче фотолар белән Алсу Фазлыева уртаклашты. Туйда Гөлназ Сәфәрова, Филүс Каһиров, Данир Сабиров һәм башкалар да булган.
-
"Татар җыры" матбугат конференциясендә "буш башак" дип аталган Фирдүс Тямаев пародия белән җавап бирде
Быелгы "Татар җыры"нда Фирдүс Тямаев нигә катнашмый? Фестивальне оештыручылар үткәргән пресс-конференциядә журналистларның әлеге соравына Фирдүс өчен Хәмдүнә Тимергалиева җавап бирде.
-
ГАЛӘМНЕҢ ИҢ ГҮЗӘЛ ПОЧМАКЛАРЫ
Галәмнең чиксезлеген күз алдына китерү мөмкин түгел диярлек. Әмма шулай да тырышып карагыз. Иге-чиге булмауда гына түгел җиһаныбызның хикмәте. Ул әле искиткеч матур да бит. Диннәр һәм фәлсәфәчеләр, шагыйрьләр һәм фикер ияләре эзләгән яшәү мәгънәсе бөтенләй булмаса, аны, һич югы, Галәмнең матурлыгында таба алыр идек. Шул матурлыкка сокланып яшәү дә тормышны мәгънәле итә алыр иде сыман. Җиһаныбызның иң гүзәл почмакларын барлап алыйк.
-
"Музыкаль экспресс" Бөтенроссия балалар, яшүсмерләр һәм олылар иҗаты фестиваль-конкурсы
2019 елның 14 декабрендә Мари Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә "«Музыкаль экспресс» Бөтенроссия балалар, яшүсмерләр һәм олылар иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Конкурска ТР һәм РФнең төрле шәһәр һәм районнарыннан катнашучылар җыелды. Конкурста катнашучыларны Татарстан Республикасының, Марий Эл, Чуаш Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре бәяләде. Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалыннан вокал, тынлы уен кораллары һәм халык уен кораллары бүлеге укучылары катнашты.
-
Международный день чая
Ежегодно 15 декабря во всех странах, удерживающих статус ведущих мировых производителей чая, отмечается Международный день чая (International Tea Day) — праздник одного из древнейших и полезнейших напитков на Земле.