16 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Юл фаҗигасендә мәктәп укучысы үлгән
Укучы баланы 41 яшьлек йөртүче идарә итүендәгеToyota Corolla автомобиле бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке сәгать 6лар тирәсендә Буа районы Татар Буасы авылында булган. Укучы малай юлдан барган. Беренчел фаразлар буенча, машина йөртүче куркынычсыз тизлек режимын сакламаган һәм 15 яшьлек малайны бәрдергән. Үсмер үзе дә Юл йөрү кагыйдәсен бозган - кырыйда...
-
Йосыф Дәүләтшин: «Рәхимсез кешегә Аллаһның рәхмәте төшмәс»
Соңгы вакытта кешеләр «ислам», «мөселманнар», «шәригать» дигән сүзләрне ишетсәләр, аларның күңелләрендә, тынычлык, шатлык, ышанычлылык кебек хисләр туасы урынга, ниндидер борчу, курку тойгылары туа башлады. Ислам-мәчет дигәч, күз алдына күбрәк намаз, дога урынына - кан коюлар, шартлаулар килеп баса. Татар авылларында бабаларыбыз гает көннәрендә урам-урам «Аллаһү әкбәр» сүзләре белән гаетләргә килгәннәр,...
-
Татарстанлылар ипотека алмый башлаган
2015 елда республикада ипотека теркәү 30 процентка диярлек кимегән. Теркәлгән ипотекаларның саны 69 меңнән арта. Татарстанда барлык ипотека төрләренең бары тик социаль дигәне генә 0, 1 процентка арткан. Ә, гомумән, республика күләмендә ипотекага алынган милек теркәү эшләре 14, 5 процентка азайган. http://intertat.ru/tt/
-
“Бөтен авыл елый...” - Лениногорскида янып үлгән ана һәм аның 5 баласы хакында
Ике көн элек Лениногорск районында, барысын да бер табутка салып, алты мәет җирләделәр. Иске Куак авылында 9 гыйнварга каршы төндә килеп чыккан янгын бөтен республиканы тетрәндерде. Никадәр генә хаталарны төзәтергә тырышсак та, гомерләр өзелә, гаиләләр яшь түгә. Бу хәлдән башкалар сабак алсын иде. Кеше көлдермәделәр Янгында алты кеше һәлак булды....
-
Лотереяга откан миллион долларны Мөхәммәтҗановлар эчеп бетергән
2001 елның гыйнварында уфалы Мөхәммәтҗановлар гаиләсенә күктән ишелеп бәхет төшә - "Бинго-шоу" лотореясына иске курс буенча 28 миллион сум оталар! "Комсомольская правда" газетасы миллионерларның 15 ел үткәч ничек яшәп ятуларын ачыклаган. "Куш" эләктергәч тә бәхетле гаилә шатлыкны "юарга" керешкән. Берничә ел эчеп, ниһаять айныгач, шәһәр үзәгендә премиум-класслы фатир, шулай ук...
-
Вадим Захаровның авызында энә онытып калдырганнар
- Бу арада үтереп тешем сызлады. Түзә алмагач, төнге икенче яртыда түләүле клиникага киттем. Теш табибы - яшь кенә егет. «Хәзер ярдәм итәм», - дип ышандырды. Укол кадады, кырды, инәләр тыкты шунда, мышьяк салды. 1500 сум акча алды. Кабат чакырды. Әзрәк тынычланып кайтып киттем. Концертлар белән йөреп, мышьяк бөтенләй истән...
-
Бала белән больничныйга әти-әнисе генә түгел, ә гаиләнең башка әгъзасы да чыга ала
Авырган баланы караган өчен больничный ничек түләнә? Бу мәсьәләдәге кайбер үзенчәлекләрне белеп тору зыян итмәс. Россиянең Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге җиткергән мәгълүматлар буенча, больничныйга әти белән әни генә түгел, ә башка гаилә әгъзасы да (мәсәлән, әби-бабай, абый яки сеңел) чыга ала. Монда бары төп шартны үтәү мәҗбүри:...
-
Россиялеләр Төркиядә барыбер ял итәчәк
Россия халкының кайбер өлеше Төркиягә юл ябылуга карамастан, анда ял итәргә җыена.