16 март 2024 яңалыклары
-
Иң өлкәне Зәләфрүз апа, иң яше – Илмир
Кече торак пунктларда сайлаулар ничек бара? Әлеге сорауга җавапны 2491нче Кызыл Мишә сайлау участогында эзләдек.
-
Саба көрәшчеләре Кукмарадан 2нче урын алып кайттылар
Бүген Кукмара районы Вахитов исемендәге хуҗалык призына алтынчы тапкыр милли көрәш ярышы үтте
-
Салават Фәтхетдинов сайлауга хатыны белән килде: Үзебезнең язмышны үзебез сайлыйбыз
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Россия Президентын сайлауга тормыш иптәше белән килде. Ул Казанның 107нче гимназиясендә урнашкан 258нче сайлау участогында тавыш бирде.
-
«Бөтен гаилә белән сайлауга!» бәйгесендә райондашларыбыз да катнаша
Россия Президентын сайлауда катнашкан татарстанлылар көн ярым дәвамында «Бөтен гаилә белән сайлауга!» конкурсына 30 меңнән артык фотография урнаштырган.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучы Ленур Биктимеров Россия Президенты сайлауларында тавыш бирде
Ул 2023 елның 23 августында үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән иде.
-
Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов президент сайлауларында үз тавышын бирде
Башкарма комитеты җитәкчесе «Саба-Арена»да урнашкан 2486 номерлы сайлау участогында тавыш бирде.
-
Татарстанда 15.00 сәгатьтә Россия Президентын сайлауга килүчеләр 23,24 процент булган
Иртәнге сәгатьләрдән үк республиканың сайлау участокларында активлык күзәтелә.
-
Татарстанда 2024 елда илкүләм проект буенча 105 медицина учреждениесе ремонтланачак
2024 елда Татарстанда 105 беренчел звено медицина учреждениесе ремонтланачак. Әлеге эшләргә финанслар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча бүленә.
-
Сабада беренче тапкыр сайлаучылар аерым игътибарга лаек булды
Беренче тапкыр тавыш бирүдә катнашучы яшь райондашларыбызга махсус бүләкләр тапшырылды
-
Татарстанда Россия Президентын сайлауның икенче көне башлана
16 мартта бөтен Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, Президент сайлауларының икенче көне башлана. Иртәнге сигездә бөтен республикада 2767 сайлау участогы ачыла, алар 20.00 сәгатькә кадәр эшли.
-
«Гөлбакча» лауреат булды
9 март көнне Казан шәһәренең Сәет Галиев исемендәге мәдәният сараенда VIII нче ачык татар халык жыр һәм музыка сәнгате фестивале узды