16 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Данир Сабиров белән Гүзәл Уразова Һиндстан фильмнарындагы игезәкләр кебек
Очраклы хәлләр очраклы булмый! Тиздән Гүзәл Уразова белән Данир Сабировның дуэт белән җырлавын күрсәгез гаҗәпләнмәгез, артистларны язмыш үзе кавыштыра. Шулай, гастрольләр белән йөргәндә чит районда, очраклы рәвештә бер кафе кырыенды очраша җырчылар. Һиндстан фильмнарындагы кебек була бу. Ник дисәң, җырчыларың барган машиналы бер үк булып чыга. Маркасы һәм төсе генә түгел, хәтта номерлары да бер төрле!
-
"Авыл Яшьләре" XI җәйге авыл спорт уеннары
2019 елның 10 сентябреннән 15 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында "Авыл Яшьләре"XI җәйге авыл спорт уеннары узды. Саба муниципаль районы делегациясе, төп көндәшләрен узып, "Авыл Яшьләре" XI җәйге авыл спорт уеннарының абсолют җиңүчесе булды. 1 урын өчен Саба муниципаль районы җыелма командасына спорт инвентаре алу өчен 300 000 сумлык сертификат тапшырылды.
-
2000НЧЕ ЕЛДА ТУГАН БАЛАЛАР 120ГӘ КАДӘР ЯШӘЯЧӘК
Балаларга укытыла торган әйберләрнең 95 проценты инде бүген үк әһәмиятле түгел. Ә берничә елдан соң белем бирү системасы тормышка яраклы булмаска мөмкин. Чөнки киләсе 10 елда бүгенге профессияләрнең 15 проценты юкка чыгачак. Бу – Россия психологы Людмила Петрановская фикере. Ул балаларны укытуда һәм тәрбияләүдә яңа формаларга күчәргә тәкъдим итә.
-
Россиядә бәрхет сезоны башланган төбәкләр исемлеге билгеле
"Хәзер Владивостокта яки Приморьеның көньягында үзәк өлешендә бәрхет сезоны", - диде Юрий Варакин.
-
Казан-Оренбург трассасындагы транспорт һәлакәтендә ир-ат һәм бала һәлак булган
Җиңел машинадагы пассажир кызны күпсанлы имгәнүләр белән хастаханәгә илтәләр.
-
Судомоделистлар сезонны уңышлы япты
15 нче сентябрь көнне Казан шәһәрендә судомодельләштерү спорты буенча республика ярышлары булып үтте. Әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясап, Олы Шыңар, Югары Симет, Лесхоз, Мичән мәктәбе укучылары 5 призлы урын яулап кайтты:
-
Россиядә отпускка чыгу тәртибе үзгәрә
Отпускка чыгу өчен язылган электрон гариза тулы юридик көчкә ия була.
-
ЙОКЫСЫЗЛЫК: НИЛӘР АШАРГА ЯРАМЫЙ?
Йоклар вакыт җиттеме, гел берәр нәрсә кабып куясы килә. Тик синең нәрсә кабып куюың төнге йокыңның сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый. Нәрсә ашарга ярый, ә нәрсә ярамый соң?
-
"Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгы россиякүләм слетта җиңүчеләр арасына керде
Слетта быел Россия Федерациясенең 56 төбәгеннән 60 команда катнашкан.
-
Юлбат хуҗалыгында семинар-киңәшмә
15 сентябрь көнне Юлбат авылында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә 2019 елның 8 айлык терлекчелек эшенә йомгак ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Саба районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе А. Н.Шәйхуллин, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм зооветеринария белгечләре катнашты.
-
Илсөя Бәрдетдинованың улы нигә фотога төшәргә яратмый?
Җырчы Илсөя Бәдретдинованың улы Нариман фотога төшерергә яратса да, үзе фотога төшәргә бер дә яратмый. Социаль челтәрләргә дә үзе төшкән фотоларны куймаска тырыша. Нариманнан фотога нигә төшәргә яратмавын бервакыт сораган идек. Ул тыйнак кына: "Кем улы икәнемне белгәч, кешенең мөнәсәбәте үзгәрә, миннән әллә ниләр көтә башлыйлар. Шуңа "күләгәдә" буласым килә", – дип аңлаткан иде.
-
Ватык электр җиһазы аркасында Татарстанда хатын-кыз һәлак булган
Янгын Тәтештә шәхси йортта чыккан.
-
«Синтез» командасы чемпионнар лигасының плей-оффына чыкты
«Синтез»ның көндәше һәм матчларны уздыру урыны соңрак билгеле булачак.
-
Түбән Шытсу авыл җирлегендә урман көне
14 сентябрь урман көне уңаеннан Түбән Шытсу авыл җирлегендә агач утырту өмәсе оештырылды. Барлык учрежденияләр актив катнашты.
-
"АЛМАЛЫ ЛИХОРАДКА" ЯКИ IPHONEга ЧИРАТ ТОРГАН ӨЧЕН 1 МИЛЛИОН!
iPhone 11 һәм 11 Pro’ның официаль презентациясеннән соң бер атна да үтәргә өлгермәде, Авито һәм Юла бу яңа “алмаларга” чират торырга тәкъдим итүчеләр белән шыплап тулды да. Әйтергә кирәк, мондый хезмәт бер дә арзан тормый.