16 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Кукмара хастаханәсендә табылган сумкада шартлаткыч булмаган [+фото]
Кукмара районы үзәк хастаханәсендә гадәттән тыш хәл килеп тууы турында хәбәр иткән идек. Өстәмә мәгълүматлар пәйда булды. Вакыйганың шаһитлары әйтүенчә, Кукмара район хастаханәсендә ят кара сумка ятуы шик тудырган. Халыкны тиз арада бинадан чыгарганнар, оператив җаваплы хезмәткәрләр эшкә керешкән... Бактың исә, әлеге шикле сумканы хастаханәгә килгән авыруларның берсе онытып калдырган...
-
Чаңгы шуарга киткән җиреннән кайтмаган
Чаллыда яшәүче ир-ат кичә көндез урманга чаңгы шуарга киткән, әмма әйләнеп кайтмаган. Төн җитеп тә өенә кайтмагач, аның туганнары коткаручыларга шалтыраткан. Ир-атка 45 яшь. Ул әле дә табылмаган, дип хәбәр итә "Челнинские известия". Эзләү дәвам итә. Интертат.ру
-
Теләчедә прокуратура 3 миллион сум хезмәт хакы бурычын түләткән
Прокуратура хезмәткәрләре эшкә катнашлык итә башлагач, авыл хуҗалыгы берләшмәсендә эшләүчеләргә 3 миллион сум күләмендә хезмәт хакы бурычы түләнгән. Теләче районы прокуратурасы хезмәт кануннарының үҗәлешен тикшерә башлагач, "Сөт иле" - Теләче" ширкәтендә хезмәт хакы буенча шактый бурычлар барлыгы ачыклана. Тикшерү күрсәткәнчә, берләшмәнең 560 хезмәткәренә август-сентябрь айлары өчен хезмәт хакы түләмәгән. Бурычларның...
-
Күрше район хастаханәсендә бомба эзлиләр [+фото]
Бу хакта социаль челтәрдә актив фикер алышалар. Вакыйганың шаһитлары сүзләренә ышансаң, Кукмара район хастаханәсендә ят кара пакет ятуы шик тудырган. Халыкны бинадан чыгарганнар, оператив җаваплы хезмәткәрләр эшли... Азагы ни белән бетүе турында әлегә хәбәр юк. Интертат.ру
-
20 ноябрь 14:00 - Олы Кибәче авылында Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына һәйкәл ачу тантанасы
-
18 ноябрь 19:00 - Радик Юльякшин концерты
-
17 ноябрь 09:00 - Саба муниципаль районы башлыгы халыкны кабул итә
-
Шекше авыл мәдәният йортында “Яшәсен шаянлык, көр күңел!” дип исемләнгән ял концертыннан [фоторепортаж]
-
Керәнне авылы клубында “Үткән гомерем бер мизгел” дип исемләнгән хөрмәтләү кичәсеннән [фоторепортаж]
-
16 ноябрь - Бөтенроссия проектчы көне
-
16 ноябрь - Халыкара түземлек көне
-
27 яшьлек кызны 20 ел төрмә көтә
27 яшьлек кыздан 5 мең дозалык "синтетик" наркотик табып алганнар. Җинаятьчене хокук сакчылары сату өчен наркотик матдә әзерләгәндә тоткарлаган. Кыз наркотикларны күпләп сату белән шөгыльләнгән икән. Татарстаннан кала, күрше төбәкләргә дә тараткан. Үзе кулланмаган. Хәзерге вакытта ул сак астында. Бу гамәле өчен аңа 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный....
-
“Татмит Агро” җәмгыятендә 1,6 миллион күләмдә акча урланган
Җаваплылыгы чикләнгән "Татмит Агро" җәмгыятенең катнаш азык цехында бухгалтерия документларының дөреслеген тикшергән вакытта 1,686272 миллион сумлык җитмәүчелек факты ачыклана. "Әлеге аеруча зур күләмдә урлау факты буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге җинаять эше кузгатты. Тикшерүләр барышында җинаять ачылды һәм материаллар судка җибәрү өчен район прокуратурасына тапшырылды. Судта прокуратура...
-
Саба районы полиция хезмәткәрләре өч мәчет имамына кисәтү ясады
Татарстан Республикасы территориясендә терроризмга һәм экстремизм эшчәнлегенә каршы тору һәм кисәтү буенча күптөрле чаралар үткәрелә. Шул уңайдан хокук саклау органнары экстремистик оешма әгъзаларын һәм тарафдарларын, легаль булмаган шартларда республикага килүче чит ил гражданнарын ачыклау максатында кунакханәләрдә, буш йортларда, мәчетләрдә, арендага бирелгән торак секторында, төзелеш объектларында, халык саны аз булган торак...
-
ЮХИДИ инспекторлары күзгә күренмәскә әйләнәчәк
2016 елда ЮХИДИ инспекторлары юлларда махсус билгеләре булмаган гади автомобильләрдә патрульгә чыга алачак.