16 ноябрь 2023 яңалыклары
-
Сабада ир-ат һәм хатын-кызлар арасында йөзү буенча Саба муниципаль районы чемпионаты үткәрелә
Үткәрелү урыны: Саба йөзү бассейны, вакыты: 17 ноябрь,2023 ел,17.00
-
Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча Саба муниципаль районы чемпионаты үткәрелә
«Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча Саба муниципаль районы чемпионаты-2023»- парлы разряд, катнаш парлы разряд- 2023 елның 19 ноябрендә үткәрелә. Утырыш урыны «Саба-Арена» спорт мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
-
Олы Кибәче авылында яшәүче Рузия һәм Рамил Шакировларның гаиләсендә дүртенче бала туды
Гаиләгә яңа шатлык өстәлде
-
Яңа Мичәндә һәйкәл салына
Яңа Мичән авылында Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә һәйкәл төзү эшләре башланды
-
«Әниемнең иң бәхетле көне»
Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан игълан ителгән конкурска килгән эшләр белән таныштырабыз
-
Профессиональ психологлар махсус операция хәрбиләренә тәүлек буе телефон аша ярдәм итә
Татарстанда психологик ярдәм телефоны эшли. Аның номеры буенча белгечләр махсус операциядәге хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә тәүлек әйләнәсе ярдәм итәргә әзер.
-
Бүген Сабада кар явуы көтелә
Халык сынамышы: 16 ноябрь көнне мичтә утын шартлап янса - көчле суыкларга. Морҗадан чыккан төтен җиргә ауса, алдагы көннәрдә җылы һава торышы килер.