17 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Саба аграр көллияте тамашачыны шаккаттырды
Замирә Сәмигуллина фотолары.
-
Интерпол да ярдәмгә килгән
Сишәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегендә район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында 2013 ел оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгакларына багышланган киңәшмә үткәрелде. Төп хисапны бүлек башлыгы Васил Исмәгыйлев ясады, аны полиция начальнигы Илшат Зарипов, участок вәкаләтлеләре җитәкчесе Сәйдәш Латыйпов, прокурор Рөстәм Сәлахов тулыландырды. Чыгышлардан күренгәнчә, бүлек үз алдына куелган бурычларны үтәгән,...
-
Илүсә - талантлылар исемлегендә
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "Ак Барс" Яшьләр үзәгендә талантлы яшьләрне тәбрикләде. Бүләкләнүчеләр арасында "Алтын каләм" -"Золотое перо" XVIII Республика фестивале җиңүчесе - Завод-Нырты урта мәктәбен тәмамлаган, хәзер Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика факультеты студенты Илүсә Арикеева да бар. Аңа 30 мең сум күләмендә премия бирелде.
-
Мактаулы донор буласың килсә...
2014 елның 1 гыйнварыннан "Россиянең почетлы доноры" яки "СССРның почетлы доноры" билгеләре белән бүләкләнгән гражданнарга ел саен бирелүче акчалата түләү тәртибе үзгәрде. Моңарчы түләү ай саен өлешләп бирелсә, хәзер ул 1 апрельдән соңга калмыйча, елга бер тапкыр биреләчәк. 2014 елның 1 гыйнварыннан түләү күләме индексацияләнгән һәм 11728 сум (2013 елда...
-
Компенсациягә - 1051 гариза
Мәгълүм булганча, 2014 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасына йөргән өчен ата-аналар түләве арту сәбәпле, Саба муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә халыкның аз керемле өлешенә өстәмә ярдәм күрсәтү өчен өстәмә компенсация бирү тәртибе расланган иде. Аңа хокукны рәсмиләштерү 2013 елның 1 октябреннән башланды. Республика матди ярдәм үзәгенең район бүлегеннән алынган...
-
Мул сөтле сыерлар Икшермәдә
Кышлату чорына мул азык запасы туплап, хезмәтне югары продукция алуга планлаштырып оештырган хуҗалыкларда сөт кереме арта бара. Бу көннәрдә "Саба" җәмгыятенең "Мичән", "Сатыш" филиалы, "Тимершык", "Кибәче" бүлекчәләре, "Олыяз" җәмгыяте һәр сыердан 18,2-18,9 килограмм сөт савып, хуҗалыклар арасында лидерлык итәләр. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында бер сыерга 22,5 килограмм сөт туры килә. Шул...
-
Кар өстендә - кайнар пилмән
Каникул чорында укучыларның һәм укытучыларның ялларын тагын да кызыклы һәм файдалы итү максатыннан, сәләтле балалар мәктәбе коллективы кышкы урманга сәяхәт кылырга уйладык. 4 гыйнвар көнне, суыктан һәм юл йөрүдән курыкмаучылар мәктәп янына җыйналып, чаңгыларны киеп, юлга кузгалдык. Ап-ак карга төренгән басу-кырлар аша чаңгыда йөрүнең рәхәтлеген аңлатырдай сүзләр дә таба алмыйм....