17 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Татарстанда инкассатор акча белән юкка чыккан
Якынча мәгълүматларга караганда, шәхси фирма хезмәткәрләре билгеле азык-төлек кибетләре буйлап тупланган акча җыеп йөргән. Казанның Комаров урамында акча җыючының берсе машинада калган, икенчесе җыелган акчаны алып чыгарга дип кибеткә кереп киткән һәм юкка чыккан. Күпме акча юкка чыкканлыгы әлегә билгеле түгел, тикшерү бара. Акча җыючы инкассаторны эзлиләр. http://www.almet-rt.ru
-
Татарстандагы комбайннар роботка әйләнәчәк
Дөньядагы пилотсыз комбайннарны Татарстанда сынаячаклар. Әлеге проектны тормышка ашырыр өчен инде 68 миллион сум бүлеп бирелгән. Пилоттан башка йөри торган "КАМАЗ" өчен ясалма интеллект уйлап тапкан Cognitive Technologies Россиянең IT ширкәте Иннополиста үз офисын ачачак. Анда ул Россиянең пилотсыз комбайннарын җитештерү белән шөгыльләнәчәк. Моның турында "Иннополис" махсус икътисади зонасы җитәкчесе...
-
Рөстәм Миңнеханов: "Гаиләдә кечкенә балалар булганда, без берничек тә газны сүндереп куя алмыйбыз"
Лениногорскидагы янгыннан соң, республика киңәшмәсе узды. Анда социаль рискта булган гражданнар белән эш алып бару турыннда сөйләштеләр. Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, Татарстан Президенты карары белән, күпбалалаы һәм имн булмаган гаиләләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эшләр алып барылуын белдерде. - Гаиләдә кечкенә балалар булганда,...
-
Балалар бакчасында бала колаксыз кала язган
Яшел Үзән балалар бакчасында яшьтәшләре 7 яшьлек кызның ике тешен бәреп төшергәннәр һәм колагын өзә язганнар. Балалар омбудсмены Павел Астахов, Татарстандагы вәкиленә аутист кыз эшенә ачыклык кертергә күрсәтмә биргән. Эфир-24 хәбәр иткәнчә, уен вакытында балалар кызга ябышкан һәм нәтиҗәдә ул алгы ике тешен югалткан һәм колаксыз кала язган. Зыян күргән...
-
Авыл һәм шәһәр җирлекләрендә җыеннар башлана
18 гыйнвардан авыл һәм шәһәр җирлекләрендә җыеннар башлана. Район җитәкчеләренең халык белән беренче очрашуы Арташ (14 сәгатьтә) һәм Олы Нырты (16 сәгатьтә) мәдәният йортларында үтәчәк.
-
Рәхмәт укып яшибез
Олы Нырты авылында кайчандыр совхоз директоры булып, бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы булып эшләүче Гафур Хәсәншин эшләде. Ул эшләгән елларда авылыбызда аның ярдәме белән мәчет үз ишекләрен ачты. Алай гына да түгел, ул хөрмәтле кеше авылыбызга күпер дә эшләтте. Күпердән йөргән саен аңа рәхмәт укыйбыз. Мәчетебез ачылгач...