17 февраль 2015 яңалыклары
-
Татарстан егете сөйгән ярына үзенчәлекле итеп тәкъдим ясаган [+видео]
Гашыйклар көнендә Чаллы егете сөйгән кызына тәкъдимне кинотеатрдагы тамашачылар каршында ясаган. Башта экранда кыз белән егет турында видео күрсәткәннәр.
-
Татарстанда ир белән хатынны ишегалдында атып үтергәннәр
58 яшьлек ир-ат һәм аның 57 яшьлек хатынын берничә көн элек үтергәннәр дип фаразлана. Лаеш районының Сингели авылындагы йортларның берсенең ишегалдында яткан ирле-хатынның гәүдәләрен кичә иртә белән генә табып алалар. Ирнең эчендә дә күп санлы яралар була. Әлеге очракт буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Районыбыз фермерлары Мәскәү шәһәрендә узган Россия фермерлары съездында булып кайтты [+фото]
Узган атнада Мәскәү шәһәрендә Россия фермерларының XXVI съезды узды. Съезд эшендә Саба муниципаль районы фермерлар берләшмәсе җитәкчесе Райнур Әхмәтов һәм "Иген" авыл хуҗалыгы кредит кооперативы башкарма директоры Марат Шәймәрдановлар катнашып, бик күп файдалы мәгълүмат алып кайттылар.
-
Шәмәрдән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәсимә Әсретдинова: “Сәхнәсез яши алмыйм“ [+фото]
Зур тәҗрибә туплаган белгеч, кыю һәм энергияле, җор телле, үз халкын өзелеп яратучы милләтпәрвәр.