17 февраль 2020 яңалыклары
-
Диләрә Илалетдинова әни булган
Бүген Диләрә Илалетдинова әни булган: 15 сәгать 35 минутта дөньяга тәүге тапкыр уллары аваз салган. Җырчы бәбиләп ике сәгать узуга фотосын да күрсәтте. "Төпле аягың белән улым! Без иң бәхетле әти-әни!" дип уртаклаша ул.
-
Төркиядә татар язучысы Хәсән Туфанга багышланган флешмоб башланган
2020 ел дәвамында Төркия университетларында язучыны искә алу чаралары уздырылачак.
-
Түбән Камада мәктәп коймасына арткы аяклары кысылган кыр кәҗәсен коткардылар
Коткарылган кыр кәҗәсен Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге башлыгы карады һәм хайван җитди имгәнмәгән, диде.
-
Татарстанда Коръән бәйгеләре үтте
15 февраль көнне Казан шәһәренең «Госмания» мәктәбендә XI Коръән бәйгесе үтте. 16 февраль көнне Түбән Каманың «Җәмигъ» мәчетендә 16 яшьтән алып өлкәннәргә кадәр Коръәнне яттан белү буенча үзара узышты.
-
Россиялеләр Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өч көн ял итәчәк
Быел 23 февраль якшәмбегә туры килгәнлектән, ял көне дүшәмбегә, 24 февральгә күчерелә, дип ачыклык керттеләр Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.
-
Җиңү паркында Җиңүче Сугышчыга һәйкәлнең йөз образы Гази Заһитов булачак
Һәйкәлнең кайда урнашачагы якын арада төгәл билгеле булыр дип көтелә.
-
Тимур Бекмамбетов 2020 елда Казанда Девятаев турында блокбастер төшерәчәк
Май аенда Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышы чоры һәм 1960 еллардагы тормышны сәхнәләштерәчәкләр.
-
Судомодельләштерү спортының сезон ачылышы
15-16 нчы февраль көннәрендә Балык Бистәсе районының “Дельфин” спорт сәламәтләндерү комплексында республикакүләм судомодельләштерү ярышлары булып үтте. Ярышларда Саба районы командасы составында Олы Шыңар һәм Мичән мәктәпләре укучылары катнашты. Мухутдинов Айзат уңышлы чыгыш ясап, 1 нче призлы урынга лаек булды.
-
Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 31 ел тулуга багышланган чаралар
Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 31 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелде:
-
Берлинда Муса Җәлилнең шигыре гарәп телендә яңгырады
Берлин татар яшьләре оешмасы үткәргән әдәби-музыкаль кичәдә Җәлил шигырьләрен төрле милләт вәкилләре төрле телләрдә укыды.
-
Татар атларын үрчетүгә республика хуҗалыкларына 5 млн. сум акча бүленә
Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында татар токымыннан булган атларны үрчетү өчен 2020 елга бияләр сатып алуга субсидияләр каралган, аларның гомуми күләме 5 млн. сум булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.
-
Явлаштау авылы мәчетенә 95 ел
Районыбызда манарасы киселми калган бердәнбер иман йорты - Явлаштау авылы мәчетенә 95 ел тулды.Гыйбадәтханә республикабызның “Мәдәни мираслар” исемлегенә кертелгән тарихи ядкарь булып исәпләнә. Мәчетнең 95 еллыгын билгеләп үтү чарасында ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район җитәкчеләре, дин әһелләре, Явлаштау авылы халкы катнашты.
-
«Җәлил укулары» бәйгесенең финалистлары Казанга җыела
Иртәгә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә II Халыкара «Җәлил укулары» бәйгесенең йомгаклау концерты үтәчәк.
-
ЮХИДИ идарәсе юлда буран һәм томан вакытында сак булырга киңәш итә
Бүген республикада һава шартларының начараюы көтелә.
-
17 - 23 февральгә Татарстанның мәдәни афишасы
Бүген Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында «Син хәтерлә!» Татар хор музыкасы фестивал концерты.