17 июнь 2014 яңалыклары
-
Казанда чыгарылыш класс кызының гомере өзелгән
Имтиханнар тапшыру кампаниясенең иң кызган вакытында Казанның 122 нче гимназиясен тәмамлаучы кызның гомере өзелгән. Кыз бала инглиз теленнән имтихан узып 5 көн үткәч - 14 июньдә үлгән. Булган мәгълүматлар буенча, кызның үлеме БДИ тапшыруга борчылу белән бәйле түгел: ул минингиттан үлгән. Чыгарылыш имтиханнары кызны үлемгә китерергә мөмкин булуын уку йортында...
-
"Нәүрүз"нең егет чагы
Барысы да "Ягез әле, әбиләр" бәйгесеннән башланды.
-
Авылым минем - Олы Кибәче
Чит җирләргә китеп яшәсәм дә, Килә сезне, өзелеп күрәсе. Ашыга-ашыга кайтам авылыма Туган ягым - Олы Кибәче. К-та: Сагындырды мине туган авылым, Саба ягы -Олы Кибәче. Әти-әнием минем, туганнарым, Килә сезне кайтып күрәсе. Ераклардан сезне күрергә кайтам Авылым минем Олы Кибәче. Тау астыннан шаулап, бәреп чыккан, Җиде җирдән, салкын чишмәсе...
-
Сәләтлеләр мәктәбендә Әтиләр көне
Бу җәйдә традицион бәйрәмнәребез янәшәсенә яңа бер бәйрәм өстәлде - халыкара әтиләр көне. Бу дата Америка Кушма Штатларында 1966 елдан бирле билгеләп үтелсә дә, безнең өчен быел гына билгеле булды дисәм дә ялгыш булмас, мөгаен. Июнь аеның өченче якшәмбесе шундый зур бәйрәм икәнлеген белгәч, бала-чага әтисен сөендерү өчен үз куллары...
-
Татарстан мөфтие Ураза, Корбан бәйрәмнәре көннәрен һәм фитыр сәдакасен билгеләде
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР МДН Голәмәләр шурасы карары нигезендә Рамазан ае башлану көнен, фитыр һәм фидия сәдакасе күләмнәрен раслады. Быел Рамазанның беренче көне 28 июньгә туры килә, беренче тәравих намазын (рамазан аенда укыла торган махсус гыйбадәт) Татарстан мәчетләрендә 27 июньнән укый башлыйлар. Ураза бәйрәме 28 июльгә туры килә,...
-
Терлек азыгы әзерләү дәвам итә
Бу фотолар "Шытсу" җәмгыятенең Чәбки-Саба авылы янындагы кырда төшереп алынды. Механизаторлар әлеге басуда эшне төгәлләп, икенче якка күченделәр. Нурхан Дәүләтов фотолары.
-
Казан Сабан туе өч урында узачак
21нче июньдә Казанда Сабан туе бәйрәм итәчәк. Татар халкының милли бәйрәме быел башкаланың 3 мәйданында: Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендәге каенлыкларда, Аккош күлендә уздырылачак. Бәйрәм уза торган мәйданнарда җәмәгать тәртибе сагында 1490 полиция хезмәткәре һәм 6 "ашыгыч ярдәм" бригадасы дежур торачак.