17 июнь 2020 яңалыклары
- 
    
                      Марат Җәббаров нәтиҗәле терлекчелек буенча зона семинарлары сериясен ачтыБүген Питрәч районында ачык һавада терлекчелек буенча беренче зона семинары узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. 
- 
    
                      Казанда яңгырдан соң Җиңү проспектын су басуын видеога төшергәннәрВидеода метроның «Җиңү проспекты» станциясе янында машиналарның тирән күлдәвекләрдән сак кына чыгуы күренә. 
- 
    
                      18 июньдә +22 градуска кадәр җылытачакТатарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә кыска вакытлы яңгыр явачак. 
- 
    
                      Арту да, кимү дә барҮзизоляция вакытында Россиядә алкогольле эчемлекләр сату 5,2 процентка арткан. Моңа хәмернең коронавирусны үтерүе турындагы уйдырма да йогынты ясаган. Дөрес, бәяләре артып торуга карамастан, алкоголь болай да үтемле продукция булып кала. 
- 
    
                      Китап хәтерендә сугыш мизгелеТатарстан Республикасының яшүсмерләр китапханәсе яшь иллюстраторлар өчен яшьләрдә Ватан сугышы турындагы белемнәрен тирәнәйтү, туган җиренә, халкына карата горурлык хисе тәрбияләү максатында үткәрелгән «Китап хәтерендә сугыш мизгелләре» республика конкурсына җибәрелгән иң яхшы эшләрне билгеләде. 
- 
    
                      Кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итүчеләрнең 90%ы «кирәк була калса» дип кенә килгәнБу турыда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков җиткерде. 
- 
    
                      ЮбилярларИюнь ае Шәмәрдәннән Данилова Мария Михайловна, Байлар Сабасыннан Зәйтүнә Нургали кызы Зарипова, Өчнарат авылында гомер кичерүче Зөләйха Даут кызы Даутова өчен 90 яшьлек олуг юбилейлары белән истәлекле. Яшүсмер чорлары дәһшәтле сугыш чорына туры килгән мөхтәрәм юбилярлар яшәү дәверендә күп авырлыклар күрсәләр дә, сынмаганнар, сыгылмаганнар, тормышны ярату хисен җуймаганнар. 
- 
    
                      Татарстанда Covid-19 авыруыннан уникенче пациент вафат булдыУзган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 39 яңа очрагы ачыкланган, шул кадәр үк кеше терелгән һәм дәвалау оешмаларыннан чыккан. 
- 
    
                      ИЛ САКЛАРГА КИТӘЛӘРРоссиядә быел язгы хәрби чакырылыш коронавирус пандемиясе шартларында бара. Әлеге кампаниядә безнең районнан 225 егет катнаша, армия сафларына шуларның 39е китәчәк. Хәрби частьларга беренче озату 18 майда һәм 1 июньдә булды инде, чираттагы 19ында көтелә. Алар хәрби бурычларын Ерак Көнчыгышта, Мәскәү янында, Йошкар-Олада район шефлык иткән частьларда үтиячәк. 
- 
    
                      “Күз яшьләре аша рәхмәт әйтәләр”ТР президенты инициативасы белән игълан ителгән «Ярдәм янәшә!» акциясе барышында республикабызда яшәүче 55 мең мохтаҗ гаиләгә барлыгы 220 мең азык-төлек җыелмасы тапшыру максаты куелган иде. Әлеге ярдәмнең ике партиясе май аенда таратылды. Узган атнада районыбызга җыелмаларның чираттагысы- өченчесе кайтты. 
- 
    
                      Зилә Вәлиева коммерцияле булмаган оешмаларның роле турында төзәтмәнең әһәмиятен әйттеКоммерцияле булмаган оешмаларның һәм волонтерлыкның әһәмиятен ныгыту — аларның эшен тану, чөнки пандемия чорында алар янә үз көчләрен һәм өлгергән булуларын күрсәтте. 
- 
    
                      Импровизацион концерт16 июньдә "Ямьле-Саба" яр буе янында ВИА ансамбленең музыкаль импровизация концерты оештырылды. Тамашачылар тере музыкадан ләззәт алдылар һәм үзләренең яраткан җырларын таныдылар. Көн саен район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен саф һавада төрле конкурслар һәм уеннар үткәрәләр. 
- 
    
                      «Демография» илкүләм проекты буенча Татарстанда тагын 19 гериатрия кабинеты ачылаЕл азагына кадәр өлкән яшьтәге 3,7 мең кешегә гериатрия ярдәме күрсәтеләчәк. 
- 
    
                      "Күңелле балачак"Район мәдәният йорты хезмәткәрләре кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар белән саф һавада «Күңелле балачак» уеннары оештырдылар. Чара эстафета, җәйге тематикага табышмаклар чишү рәвешендә барды. Балалар барлык этапларда да актив катнаштылар, җитезлек һәм зирәклек буенча биремнәр үтәделәр. Эстафетаны үткәрүдә дулкынландыргыч мизгел булса да, бәйрәмдә күңелле һәм тату атмосфера сизелде. Барлык балалар да канәгать калдылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. 
- 
    
                    Министр кушкан эш үтәләчәкБу көннәрдә “Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятиесендә төп көчне сенаж салуга туплаганнар.