17 декабрь 2014 яңалыклары
-
Марат Башаровның хатыны ирен гафу иткән [+видео]
Андрей Малаховның "Сегодня вечером" телетапшыруында Марат Башаров тормыш иптәшеннән гафу үтенгәннән соң, Екатерина Архарова журналистларга интервью биргән. - Маратның гамәлләре турында сөйләмәүләрен телим, - ди Архарова "КП"га биргән әңгәмәсендә. - Тапшыруны күрмәдем. Әмма һичшиксез карыячакмын. Мин Татьяна Анатольевна Тарасованы һәрвакыт хөрмәт итә идем. Хәзер гажданлык позициясе өчен тагын да ныграк...
-
Алан-Елга авылында бер зат авылдашының суыткычыннан 2400 сумлык ике каз урлаган
Ноябрь аенда Сатыш авылы кешесе авылдашының буш торган йортына үтеп кереп, идарә пульты белән бергә "Рекорд" маркалы телевизорын урлап чыга. Килгән зыян 1 мең сум. Шуңа охшашлы хәл Алан-Елга авылында да була. Исеме хокук саклау органнарына мәгълүм адәм авылдашының өендә вакытта суыткычтан яшерен рәвештә 2400 сумга бәяләнгән ике каз урлый....
-
Рөхсәтсез киселгән чыршы белән бәйрәмнең ямен алмыйк, оятка калмыйк
Яңа 2015 елга да ерак калмады. Димәк, әлеге бәйрәмнең төп билгесе саналган чыршы бизәү турында уйларга да вакыт җиткән. Шул максаттан халыкка чыршы сату урыннары билгеләнде. Чыршыларны урманчылык участокларыннан һәм Яңа ел алды ярминкәләреннән сатып алырга мөмкин. Бәяләре һәркемнең дә көченнән килерлек. Мәсәлән, 1 метрлы чыршы 237 сум, 1,1-1,5 метрлысы...
-
Ветеринария берләшмәсе коллективы һәм районыбыз эшмәкәрләре куйган иҗат-отчет концертыннан фоторепортаж
-
Татарстан чемпионатында Шәмәрдән волейболчылары - беренче [+фото]
11-14 декабрьдә Минзәләдә авыл районнарының ирләр командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Республика буенча көч сынашкан 11 команда арасында районыбыз волейболчылары (Шәмәрдән) 1 урынга лаек булдылар (2дә - Буа, 3тә-Минзәлә). Фәнис Мөхәммәтҗанов, Айнур Абдуллин, Руслан Шәрәфиев, Радик Минһаҗев, Алмаз Мөхәммәтшин, Рөстәм Шәрәфиев, Артур Нигъмәтҗанов, Рафаэль Таһиров, Радик Мансуров,...
-
Быел алкоголь куллану китереп чыгарган авырулар 14 процентка үскән: эчкечеләр тәрәзә чистарткычка кадәр алып эчә
Соңгы вакытта "икеләтә билгеләнештәге" спиртлы продукция әйләнеше белән бәйле рәвештә туган вәзгыять нык кискенләште. Медицинада кулланыла торган дезинфекцияләүче сыекчаларны гына түгел, хуҗалык кирәк-ярагы сатыла торган кибеттәге тәрәзә чистарткычка кадәр эчүчеләр бар. Шулай итеп, "икеләтә билгеләнештәге" спиртлы продукция аерым категория гражданнарның (эчкечеләр, амораль тормыш алып баручылар һ.б.) кулына җиңел генә килеп...
-
Сабалыларны 18 декабрьдә тикшерүче кабул итә
2014 елның 18 декабрендә 15.00 сәгатьтә РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасындагы тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Габделхак улы Мөсәллимов түбәндәге адрес буенча район халкын кабул итә (Байлар Сабасы, Мәктәп урамы, 54а йорт). Кабул итүгә кагылышлы мәгълүматны 8(843)30263, 89375205242 телефоннарына шалтыратып алырга була.