17 декабрь 2019 яңалыклары
-
Синоптиклар юеш кар, томан һәм бозлавык фаразлый
Бүген төнлә һава температурасы минус 3 градус булачак.
-
Казан үзәгендә җиңел автомобильгә тагылган чанада утырган Кыш бабайны туктаттылар
Бүген, 20:23
-
Саба муниципаль районының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты
Кичә 16 декабрь көнне Тимершык урта мәктәбе спорт залында Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының беренче лигасы ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты дәвам итте. Беренче уенда МПП ЖКХ-ГИМНАЗИЯ командалары очрашты. Уен ГИМНАЗИЯ командасы файдасына 7-6 исәбе белән тәмамланды. Икенче уенда КИЛЬДЕБЯК командасы САБАГРО 5-3 командасыннан көчлерәк булып чыкты. Бүген, 2019 нчы елның 17 нче декабрендә Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында Югары лига уеннары, Байлар Сабасы зоналары дәвам итәчәк. Кызыклы очрашулар барышын карарга һәм командалар өчен җан атарга теләүчеләрне Килдебәк урта мәктәбенең спорт залына 18: 45 сәгатьтә чакырабыз.
-
Татарстан халкына томан һәм бозлавык вакытында сак булырга киңәш итәләр
Иртәгә Татарстанда төнлә һәм көндез һава шартлары начарланырга мөмкин.
-
«Бердәм Россия» депутатлары чит телләрдән мәҗбүри БДИга каршы чыкты
Чит телләрдән мәҗбүри имтихан турында тавыш бирүне хакимият партиясе үз сайтында оештырды. Россиядә яшәүчеләрнең 99 проценты бу имтиханга тискәре мөнәсәбәтен белдерде.
-
Минзәләдә ике кыз һәм бер егет утырган «Нива» машинасы боз астына төшеп киткән
Яшьләр автомобильдән үзләре чыга алган.
-
Кече Кибәчедә арендага йорт төзү
Кече Кибәче авылында авыл хуҗалыгы белгечләре өчен арендага йорт төзү эшләре башланып китте. Төзелешне "ПМК-159" оешмасы башкара.
-
Мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары белән дәресләр
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары белән даими рәвештә дәресләр уздыралар. Мондый балаларга әйләнә-тирәлекнең төрлелеген күрергә, ишетергә, тоярга, өлкәннәр дөньясына керергә, аларга үзара ярдәм итәргә, үз-үзеңне үстерергә һәм шул ук вакытта үз сәламәтлегеңне кайгыртырга ярдәм итәргә булышалар.
-
Ләйсән Мәхмүтованың гомер бәйрәме
Популяр артист, җырчы Ләйсән Мәхмүтованың гомер бәйрәме икән бүген! Аңа бүген 45 яшь тулган.
-
Чәк-чәк туристларда популяр булган татлы ризыклар унлыгына керде
Татар милли ризыгы өченче позициядә урнашкан.
-
2020 елдан Татарстанда беренче балага айлык компенсация түләү вакыты арта
Яңа ел башыннан айлык компенсация билгеләү шартлары үзгәрә.
-
Татарстан трассасындагы юл чатында ике йөк машинасы бәрелешкәндә өч кеше имгәнгән
Юл һәлакәте бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Татарстанның Әлмәт районында булган.
-
Сатыш авылында "Саба укулары" фәнни-гамәли конференциясе узды
Фоторепортаж
-
«Милли киемле ана һәм балалар» Бөтенроссия фотобәйгесе игълан ителде
Конкурста катнашу өчен Россия халыкларының милли киемнәрен киеп фотога төшәргә кирәк.
-
Татарстанда яшәүчеләр IT-юнәлешләр буенча түләүсез укый алачак
Цифрлы укыту өчен Татарстанга 1000 сертификат бүлеп бирелгән.