18 сентябрь 2021 яңалыклары
-
18 яше тулган көнне сайлады
Илдә барган сайлауларда яшьләребезнең дә зур активлыгы сизелә. 18 яше тулган һәр гражданин үзе сайлаган партиягә яки кандидатка тавыш бирүгә хокуклы. Сатыш авылында яшәүче Саба аграр көллияте укучысы Айнур Гатауллин өчен быелгы сайлаулар аеруча истәлекле. Айнур сайлау участогына 18 яше тулган көнне килеп беренче тапкыр тавыш бирүдә катнашты.
-
Сайлауга килүчеләр кабак бәлешеннән авыз иттеләр
Бүген Байлар Сабасы халкы өчен ике бәйрәм бер юлы туры килде. Сайлау участогына барып тавыш биргәннән соң,халык "Ямьле Саба" Яр буена юнәлде. Бистәбезнең иң ямьле урынында "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе 18нче тапкыр традицион "Кабак бәйрәме" уздырды. Чарада ел саен районыбызның мәдәният, мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре һәм шәхси хуҗалыкларда кабак үстерүчеләр, яшелчәләр патшасыннан төрле тәм томнар пешерүдә, эшләнмәләр әзерләүдә көч сынаша.
-
Сайлауга – кунакка барган кебек
Кызыл Мишә авылында яшәүче Айрат һәм Рисәлә Латыйповлар, Румия һәм Гәрәй Бакиевлар, Нина һәм Илгизәр Мөбарәкҗановлар 2491 номерлы сайлау участогыннан әнә шулай парлашып килделәр. Аларга яшь сайлаучы Фаил Гиниятуллин да ияргән иде.
-
Сабада милләтләр кроссы узды
Бүген район үзәгендә һәрелдагыча "Милләтләр кроссы" гөрләп узды.
-
Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов 2486 номерлы сайлау участогында тавыш бирде
Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов "Саба-Арена"да урнашкан 2486 номерлы сайлау участогында тавыш бирде.
-
Саба җиреннән шәһәргә ит-сөт-май, капчыклы бодай
Бүген районыбызның авыл хужалыгы продукциясе җитештерүчеләре Казанга көзге ярминкәгә барды. Башкалабыз кулланучыларына ит-сөт продуктлары, кулинария-кондитер әйберләре, 16 сумнан бодай, 15 сумнан арпа, бәрәңге һәм башка товарлар тәкъдим ителде. Ярминкәләр ике атнага бер тапкыр Яңа елга кадәр дәвам итәчәк.