18 октябрь 2014 яңалыклары
-
Татарстанда кечкенә бала алма белән тончыгып мәрткә киткән
Баланың әнисе сүзләренә караганда, ана 2 яшьлек баласын 2 сентябрь көнне Лаеш районындагы балалар бакчасына илткән. Сабыйны калдырып бераз вакыт узгач, ананы тиз арада бакчага чакыртып алалар. Бала уйнаганда алма ашаган һәм шуның бер кисәге бронхларында кысылып калу сәбәпле, нарасый мәрткә киткән.
-
Кукмарада 25 яшьлек егет танышын таш белән дөмбәсләгән
Кукмара район больницасына баш җәрәхәте белән комада булган ир-ат китерелә. Элек тә хөкемгә тартылганы булган 25 яшьлек ир-ат үзенең танышын урам уртасында дөмбәсләгән. Аны таш белән дә, таяк белән дә тукмаган. Теге кеше аңын югалтып егылгач кына туктый. Моны күреп калган күршеләр ашыгыч ярдәм чакырткан. Хокук бозучыны «кайнар эз»ләрдән сакчыллык...
-
Татарстанда 3 кешедә Эбола вирусы булырга мөмкин
Яңа уку елында республикага Африканың көнбатышыннан 53 студент укырга килде. Аларның 11е, Эбола вирусын йоктыру куркынычы булганга күрә, берникадәр вакыт табиблар күзәтүе астында булды. Хәзерге вакытта аларның 8е күзәтүдән төшерелгән. Калган өчесе вирусның инкубация чоры тәмамланганчы, ягъни 21 көн буе көн саен табибларга күренергә тиеш.